Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Декабрь
2025
1 2
3
4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

«Геройлар янәшәдә» конкурсында роман номинациясе җиңүчесенә 500 мең сум биреләчәк

0

«Татар-информ»да узган матбугат очрашуында «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев «Геройлар янәшәдә» исемле ачык әдәби конкурсының икенче тапкыр үткәрелүе турында игълан итте. Бәйгегә эшләр 2025 елның 26 декабреннән башлап 2026 елның 1 августына кадәр кабул ителәчәк.

Айдар Сәлимгәрәев ассызыклаганча, бәйгенең темасы аеруча әһәмиятле. «Махсус хәрби операция зоналарында булган кешеләрнең патриотизмы һәм батырлыгы темасын, шулай ук аның безнең тормышта ничек чагылыш табуын язучылар җәмәгатьчелегеннән башка беркем дә шулкадәр тирән һәм тулы итеп ача алмый», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Узган ел бәйгегә барлыгы 136 эш җибәрелгән. Катнашучылар 27 шәһәрдән булган, шул исәптән республикадан читтәге Мәскәү, Ульяновск, Новосибирск, Красноярск шәһәрләреннән дә авторлар активлык күрсәткән.

Быелгы конкурсның төп үзенчәлеге – «роман» номинациясе кертелү. «Роман язу – зур хезмәт, ул тирәнрәк уйлануны һәм күбрәк вакыт таләп итә. Конкурсның беренче елында без аны аңлы рәвештә кертмәдек, әмма хәзер мондый күләмле эшкә алынырга әзер булган авторлар бар дип саныйбыз», – дип билгеләп үтте агентлык җитәкчесе.

Бүләкләү фонды түбәндәгечә билгеләнгән:

«Роман» номинациясендә: I урын – 500 мең, II урын – 340 мең, III урын – 300 мең сум, шулай ук 58 мең сум күләмендә өч кызыксындыру премиясе каралган.

«Повесть» номинациясендә: I урын – 300 мең, II урын – 200 мең, III урын – 150 мең сум.

«Хикәя» номинациясендә: I урын – 120 мең, II урын – 70 мең һәм III – 55 мең сум.

«Поэма яки шигырьләр циклы» номинациясендә: I урын – 150 мең, II урын – 100 мең һәм III урын – 70 мең сум.

«Очерк» номинациясендә: I урын - 120 мең, II урын – 70 мең һәм III урын – 55 мең сум.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Бәйгедә катнашучылар өчен осталыкларын камилләштерү һәм төрле форматтагы әдәби әсәрләр язу кораллары белән тәэмин итү максатыннан Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан җәлеп ителгән белгечләр лекцияләр һәм мастер-класслар да уздырачак. Моннан тыш, видеодәресләр дә әзерләнәчәк.

Конкурс жюриен җитәкләүче һәм «Татарстан» дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе директоры Фирдус Гыймалтдинов әдәбиятның бүгенге шартлардагы роле турында фикерен җиткерде. «1941 елда дошман Ватаныбызга һөҗүм иткәндә, заман рухына туры килмәгән кайбер жанрлар юкка чыккан. Бүген без дә шундый ук шартларда яшибез. Хәзерге әдәбият – үзенчәлекле, хакыйкатькә нигезләнгән, Ватаныбыз алдында торган җитди бурычларга ачык җавап бирә торган әдәбият. Бу җыентыкларда басылган һәр сүз, җиңү яулаган әсәрләр Ватаныбызны һәм суверенитетыбызны саклауга хезмәт итәчәк», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net