Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Декабрь
2025
1 2
3
4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28
29
30
31

Җәмигъ мәчете, «канат» һәм самокатлар: Илсур Метшин Казанның төп темаларына аңлатма бирде

0

Казан мэры кичә традицион Яңа ел алды матбугат конференциясен үткәрде. Анда ул 2025 елга йомгак ясады һәм киләчәккә планнары белән уртаклашты. Быел төп игътибар Казанны 2026 елда ук көтә торган проектларга юнәлтелде. Тулырак мәгълүмат — «Татар-информ» материалында.

«Бөтенләй башка Казанны төзиләр»

Казан мэры Илсур Метшин узып баручы елга йомгак ясауны төп макроикътисадий күрсәткечләрдән башлады. Ул Казанның барлык юнәлешләр буенча да быелны уңышлы тәмамлавын белдерде.

«Төп капиталга инвестицияләр, сәнгать җитештерүе, уртача хезмәт хакы – бу күрсәткечләр буенча Татарстан башкаласы елны уңышлы йомгаклый», – дип белдерде Метшин.

Мәсәлән, быел башкалабызда 1,3 миллион квадрат метрдан артык торак төзелгән. Бу — елына һәр кешегә 1 квадрат метр торак туры килә, дигән сүз.

«Безнең бер хыялыбыз бар иде – төзелеш күләмен һәр кешегә бер квадрат метрдан арттыру. Без 1,3 миллион квадрат метрдан артык торак салдык», — диде Илсур Метшин.

Ул соңгы 20 ел эчендә шәһәрдә архитектура сыйфаты сизелерлек үсүен өстәде. «Шәһәрнең 1000 еллыгына эшләнгән проектларны һәм хәзергеләрен искә төшерик. Аларны шул ук кешеләр иҗат итә, әмма хәзер бөтенләй башка Казанны, башка тормыш рәвешен төзиләр», — дип фикерләре белән уртаклашты мэр.

Тагын бер уңай күрсәткеч — Казанда туучылар саны арту. «Туучылар саны буенча — әлегә узган елгыдан 100 балага күбрәк барабыз. Декабрь ахырында да безне куандырырлар дип өметләнәм», — диде ул.

Моннан тыш, Татарстан башкаласына килүче туристлар саны елына биш миллионлык чикне узды. Метшин 2030 елга бу күрсәткеч алты миллионнан артып китәр дигән ышаныч белдерде.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Яңа дулкын» нәрсәсе белән истә калды?

Казан мэры шулай ук 2025 елда беренче тапкыр Казанда узган «Яңа дулкын» («Новая волна») яшь башкаручылар халыкара конкурсының оештырылуын югары бәяләде.

«Без «Новая волна» Казанда оештырылсын дип, 10 ел хыялландык. Быел ул тормышка ашты һәм искитмәле дәрәҗәдә узды. Рейтинглары сокландыргыч. Артистлар шул ук, программа да таныш, әмма мондагы энергетика бөтенләй башка», — дип белдерде шәһәр мэры.

Ул барлык артистларның да халыкның кунакчыллыгын, кунакханә, кафе, такси һәм башка өлкә хезмәткәрләренең профессиональлеген билгеләп үтте.

«Таксистлар турында бөтенләй аерым тарих. Артистлар сөйләвенчә, нинди генә шәһәргә барсаң да, проблемалар турында сорасаң, гадәттә бөтен өлкәләрне дә санап чыгалар. Ә Казанда бу кызык түгел — барысы да шәһәрне мактый һәм ярата», — дип сөйләде Метшин.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Ислам дөньясының мәдәни башкаласы исеме – тарихка күз салу өчен бер сәбәп»

Казан 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы булачак. Мэр бу вакыйгага әзерлек турында «Татар-информ»ның баш мөхәррире Ринат Билалов соравына җавап биргәндә, бу шәһәр өчен бик югары дәрәҗә, дип белдерде.

«Һәр чара үз артыннан инфраструктураны тарта, әмма бу — халкыбыз тарихына һәм мөселман дөньясындагы урыныбызга күз салырга тиешле вакыт та. Бу яңа кунакханәләр төзү турында гына түгел», — дип саный Метшин.

Аның сүзләренчә, мөселман дөньясы илләре белән тыгыз эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштырыла. Мәсәлән, аларның «Казан ярминкәсе» мәйданчыгындагы яңа проектта катнашуы турында сөйләшүләр бара.

Бу статус ислам дөньясына Татарстанда яшәүче төрле халыкларның һәм диннәрнең үзара тату яшәү моделен күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.

Метшин ил башлыгы Владимир Путинның 19 декабрьдәге матбугат конференциясендә «Татар-информ» соравына җавап биргәндә әйткән сүзләрен искә төшерде.

«Президентыбыз авызыннан без иң югары бәяне ишеттек. Владимир Владимирович Татарстанны милләтара татулыкның үрнәге дип атады. Бу татулыкның тамырлары гасырлар тирәнлегенә барып тоташа», — дип билгеләп үтте Метшин.

«Ә кунакларны лаеклы рәвештә урнаштырырга һәм чараны югары дәрәҗәдә оештырырга без инде өйрәндек, бу юлы да барысын да тиешенчә эшләргә тырышырбыз», — дип өстәде мэр.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Камал театры янындагы территорияне реновацияләү һәм Казансу буендагы яңа комплекс

Зур проектлар турында сөйләгәндә, Метшин Камал театрының яңа бинасын атады. Ул театр тирәсендәге «хрущевкалар» һәм иске гаражлар урнашкан территориянең үзгәрүе — вакыт эше генә, дип билгеләп үтте.

Аның сүзләренчә, биредә реновация буенча пилот проекты тормышка ашырылырга мөмкин: иске йортлар урынына заманчарак һәм уңайлырак тораклар салынып, яшәүчеләрне күчерергә була. Бу проектны Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды тормышка ашыра алыр иде, дип саный ул.

Шул ук вакытта мэр мондый проектларны тормышка ашыру — якын киләчәк мәсьәләсе түгеллеген белдерде. Аның фикеренчә, масштаблы реновациягә уйлап керергә кирәк һәм шәһәр дә, күчемсез милек базары да моңа әзер булгач кына әйләнеп кайтырга мөмкин.

Казансу елгасы буенда, «Ривьера» кунакханәсе янында яңа истәлекле проект барлыкка киләчәк — биредә алты офис һәм торак бинадан торган «Яр парк» комплексы төзеләчәк. Узган атнада ул төзелешкә рөхсәт алган.

Инвестицияләр күләме 30 миллиард сум дип бәяләнә. Төзелешне Кытайның «PowerChina International Group Limited» дәүләт корпорациясе алып барачак.

Тагын бер зур проект — зооботаника бакчасын реконструкцияләү. Инвестор икенче чиратка 20 миллиард сум, ә өченчесенә тагын 10 миллиард сум салырга әзер.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Киләсе елда Җәмигъ мәчете төзелешенә старт бирелер дип уйлыйм»

Казанда Җәмигъ мәчете төзелеше темасына да кагылдылар. Мәчет урнашачак урын әле карала. Ул Казанлылар иң күп тавыш биргән «Яңа Порт» территориясе дә өйрәнелүен телгә алды.

Шул ук вакытта, Метшин мәчет төзелешенә старт киләсе елда ук бирелергә мөмкин дип саный, әмма ахыргы карарны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кабул итәчәк.

«Төзелешнең кайчан башлануын республикабыз Рәисе генә билгели ала. Киләсе елда старт бирелер дип уйлыйм. Әмма төгәл карарны Рөстәм Нургалиевич кына кабул итә», — дип белдерде Метшин.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Асылмалы юл җәмәгать транспортының бер төре булачак

Казанда асылмалы юл (канатка) төзелеше аерым саклана торган табигать территорияләре өчен җаваплы федераль структуралар белән килештерүдән соң башланачак. Бу хакта Метшин төзелеш вакыты турындагы сорауга җавап биргәндә әйтте.

«Проект бар, җирне билгеләдек. Юл аерым саклана торган табигать территорияләре аша үткәнгә күрә, килештерү федераль структуралар аша бара. Башкарма комитетка килгәндә, без барысын да эшләдек», — дип белдерде Метшин.

Аның сүзләренчә, бу җәмәгать транспортының уңайлы төре булачак: «Ак Барс Арена»дан Горький паркына кадәр нибары 8 минутта барып җитәргә мөмкин булачак.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Мәскәү базары янындагы скверны лареклардан чистартачаклар

Киләчәккә планнар турында сөйләгәндә, мэр Мәскәү базары алдындагы скверны чистарту нияте барлыгын әйтте. Бу мәйдан әле 1990 елларда ук төрле киоск-лареклар белән тулган иде.

«1990 елларда мәйданны канун нигезендә рәсмиләштерелгән лареклар белән тутырдылар. Без бәясен компенсацияләп, бу җирләрне кире алу мөмкинлеген табачакбыз», — дип белдерде Метшин.

Аның сүзләренчә, биредә территорияләрне комплекслы үстерү механизмы кулланылачак.

Сквер территориясендә урнашкан лареклар һәм кибетләр әкренләп алыначак, ә хуҗаларына күчемсез милекнең коммерция бәясе түләнәчәк.

Шулай ук шәһәрнең Чехов һәм Идел буе базарларын да реконструкцияләү көтелә.

Фото: © «Татар-информ»

Казанда чүп полигонын киңәйтәчәкләр

Казанда чүп яндыру заводы проекты хәзерге вакытта тукталып калды. Шуңа бәйле рәвештә «Восточный» чүп полигонын киңәйтү турында карар кабул ителде – булган мәйданнарны тутыру белән беррәттән өченче этап төзелеше дә барачак.

Шул ук вакытта, Метшин шәһәрдә чүпне азрак чыгарырга һәм калдыкларны сортларга аерырга күбрәк игътибар бирергә чакырды. Аның сүзләренчә, полигондагы калдыкларның 40 процентын азык-төлек тәшкил итә.

«Әгәр без һич югында социаль учреждениеләрне бу юнәлештә үзәкләштерсәк һәм калдыкларны полигоннарга ташымасак, чүп җыелуны киметер идек. Бу очракта ул полигонда черемәс һәм ис чыгармый башламас иде», — дип белдерде Метшин.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Электросамокатлар һәм MAX мессенджеры

Залда шулай ук Россиянең MAX мессенджеры турында да сорау яңгырады. Метшин үз тәэсирләре белән уртаклашты һәм кушымтаны телефонына беренчеләрдән булып урнаштыруын әйтте.

«Яхшы мессенджер, аны актив кулланам. Элемтәсе яхшы, тотрыклы, миңа ошый», — дип сөйләде мэр.

Тагын бер сорау электросамокатларга кагылды — шәһәрдә аларны куллануны тыячаклармы? Мэр фикеренчә, тыю — бу мәсьәләдән чыга юлы түгел, чөнки аларны күп кенә шәһәрлеләр куллана. Ә менә кагыйдәләрне катгыйландыру — кирәк.

«Без диалог аша аларны куллануны җайга салырга тиеш. Казанда тизлек чикләнгән һәм самокатлар йөрү бөтенләй тыелган урамнар булдырылды. Әмма тулысынча тыю — мәсьәләне хәл итми», — дип белдерде мэр.

Александр Хевронин, «Татар-информ»






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net