Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Декабрь
2025

Әлмәтнең «Рухият» нәшрияты 2025 елда чыккан тугыз китап тәкъдим итте

0

Ренат Мамин

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Татнефть» Хәйрия фондының «Рухият» нәшрияты Әлмәттә узган еллык презентациядә 2025 елда дөнья күргән тугыз китап тәкъдим итте.

«Бу гади генә мәдәни проект түгел, ә киләчәккә инвестицияләр дә. Халыкның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калырга мөмкинлек бирә торган мондый мәдәни платформаларны булдыру аша без төрле телләрдә иҗат итүче язучылар һәм шагыйрьләргә теләктәшлек күрсәтәбез», – дип шәрехләде нәшрият эшчәнлеген «Татнефть» ГАҖ генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Ренат Мамин «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә.

2025 елда нәшер ителгән китаплар:

1. Илдус Гыйләҗев, «Шигырьләрдә калам: шигырьләр» (татар телендә).

2. Артур Ибраһимов, «Галәмне гизгән татар: пьесалар» (татар телендә).

3. Лира Ибраһимова, «Ике дөнья арасында: повестьлар, хикәяләр» (татар телендә).

4. Риза Фәхретдин, «Гаилә – кечкенә бер дәүләттер» / «Семья – маленькое государство» (беренче тапкыр татар һәм рус телләрендә).

5. Геннадий Макаров, «Этнические музыкальные инструменты татар. Исторические очерки» (рус телендә) .

6. Рәзинә Мөхиярова, «Дуслык кирәк: балалар өчен шигырьләр» (татар телендә).

7. Нурсәйдә Фазлыева, «Кояшлы өй: балалар өчен шигырьләр» (татар телендә).

8. «Помним, гордимся!: Участники Великой Отечественной войны, ветераны НГДУ «Альметьевнефть» (рус телендә).

9. «Клара Булатова: сөю кыйссасы: мәкаләләр, истәлекләр, хатлар» (татар телендә).

Фонд тарафыннан нәшер ителгән китаплар Татарстан шәһәрләре китапханәләренә, уку йортларына, музейларга, картлар йортларына, Бөтендөнья татар конгрессына, «Татнефть» компаниясенең шифаханәләренә һәм ял базаларына, шулай ук Россиядә һәм аннан читтә татарлар күпләп яшәгән урыннарга бүләк ителә.

1997 елдан башлап «Рухият»нең нәшрият эшчәнлегенә ярдәм итү программасы кысаларында якынча 520 мең данә тираж белән татар, рус, чуваш һәм инглиз телләрендә 270 исемнән артык китап дөнья күргән.

«Без моны бик мөһим дип саныйбыз, чөнки бу кешеләргә иртәгесе көнгә ышаныч белән карарга мөмкинлек бирә», – дип искәртте Ренат Мамин.

Киләсе елга җиде китап, шул исәптән шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың прозасын нәшер итү ниятләнә.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net