Башкортстанда туристлар утырган автобус әйләнеп капланган, 20дән артык кеше зыян күргән
Башкортстанда туристлар утырган автобус әйләнеп каплану нәтиҗәсендә зыян күргән сигез кеше хастаханәдә кала: аларның берсе - авыр хәлдә, җидесенең хәле – уртача. Бу хакта РИА Новости агентлыгы төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.
Якшәмбе көнне Кыйгы районында 38 яшьлек Удмуртия кешесе идарә иткән Higer автобусы юл читенә төшеп киткән һәм әйләнеп капланган. Анда Башкортстанның Салават районыннан Удмуртиягә кайтучы 43 турист булган. Төбәкнең сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр иткәнчә, авариядә 20дән артык кеше зыян күргән, аларның 8е Мәсәгуть хастаханәсенә озатылган. Төбәкнең Тикшерү органнары РФ Җинаять кодексының 238 маддәсе 1 өлеше буенча (иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү) җинаять эше кузгаткан.
Пациентлар янына Уфадан Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсе белгечләре килгән. «Табиблар барысын да карады, аларны алга таба дәвалау буенча киңәшләр бирде», - дип билгеләп үтте Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле.
