Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Июль
2025

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Республика Рәисен сайлауга әзерлекне тикшерә башлады

0

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Сайлаучылар көне кысаларында күчмә чаралар сериясе 22 июльдә республиканың Тәтеш районында башланды. Бу сәфәрләр Бердәм тавыш бирү көненә әзерлекне тикшерү генә түгел, ә сайлауларны оештыручылар һәм территорияләр арасында җанлы аралашу өчен мәйданчык булуга да юнәлдерелгән.

2025 елда Сайлаучы көне беренче булып Тәтеш районында уздырдылар. Якын арада бу чараларны Лаеш һәм Питрәч районнарында уздыру планлаштырыла.

Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев җитәкчелегендә эшче төркем №2593 сайлау участогын карады. Азмобильле гражданнар өчен пандуслар булуы, махсус кабинкалар тикшерелде.

«Сайлаучы көне безнең яхшы практикага әйләнде. Ул безгә теге яки бу районның, торак пунктның тавыш бирүгә әзерлеген, безнең участок комиссияләренең ни дәрәҗәдә ышанычлы эшләвен, логистиканың, үтемлелекнең һәм мәгълүмат таратуның ничек оештырылганын кәгазьләр буенча гына түгел, ә урында күрергә мөмкинлек бирә. Без бу сәфәрләрне республикада иң әһәмиятле сайлаулар – Татарстан Рәисе сайлаулар алдыннан уздырабыз», – диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Моннан тыш, Тәтештә дүрт район – Тәтеш, Апас, Кама Тамагы һәм Кайбыч районнары участок комиссияләре рәисләре һәм сәркатибләре өчен районара семинар да булды. Очрашуда тавыш бирүләрне оештыручыларның һөнәри әзерлеге, эшнең процедура аспектлары һәм тавыш бирү көннәрендә үзара хезмәттәшлек алгоритмнары турында сөйләштеләр.

Моннан тыш, Тәтеш районында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең 98нче күчмә утырышы да узды. Анда, аерым алганда, «ИнформУИК» проектын тормышка ашыру турында фикер алыштылар – Казанда, Чаллыда, Әлмәттә, Яшел Үзәндә, Түбән Камада һәм Бөгелмәдә участок сайлау комиссияләре әгъзалары популяр җәмәгать киңлекләренә чыгып, тавыш бирүдә катнашу формалары турында сөйләячәк. «ИнформУИК» 1 августта башлана һәм Бердәм тавыш бирү көненә кадәр 1,5 ай дәвам итә.

Искәртеп үтик, Татарстанда бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, республика Рәисен, 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайлаулар һәм 18 нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар уза. Сайлау участоклары 07:00 дән 20:00 гә кадәр эшләячәк.

ТР Рәисе вазифасына тәкъдим итү турындагы документларны республика Үзәк сайлау комиссиясенә Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Руслан Йосыпов (ЛДПР), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия Пенсионерлар Партиясе») тапшырган.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net