Миңнеханов Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл белән очрашу уздыра
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл белән очрашу уздыра. Очрашуда шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнаша. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Телеграм-каналында хәбәр итте.
«Рөстәм Миңнехановның Патриарх белән очрашуы башланып китте. Сөйләшүдә Татарстан Республикасы мөфтие дә катнаша», - дип язган ул.
