Казанның Әмәт станциясендә ир-атны поезд бәрдереп үтергән
Бүген төнлә Казанда Әмәт тимер юл станциясендә Ижевск - Анапа маршруты буенча хәрәкәт итүче поезд 25 яшьлек ир-атны бәрдергән.
«Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, җәяүле алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.
40 минуттан соң поезд маршрут буенча хәрәкәтен дәвам иткән.
