Бүген Татарстанда +26 градуска кадәр җылы булачак, явым-төшем көтелми
Бүген, 18 июльдә, Татарстанда җылы һәм коры һава торышы сакланачак. Сизелерлек явым-төшем көтелми. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Секундына 4-9 метр тизлектә булган көчле төньяк-көнбатыш җиле вакыт узу белән юнәлешен төньяк-көнчыгышка үзгәртәчәк. Көндез аның тизлеге секундына 14 метрга кадәр артачак (Казанда – 13 метрга кадәр).
Шактый салкын төннән соң көндезге сәгатьләрдә төбәк буенча һава температурасы +21...+26 градуска кадәр җылыначак (Казанда – +22...24 градуска кадәр).
