Казанда ун ел элек булган температура рекорды яңартылды
Татарстан башкаласында 2025 елның 14 мартында ун ел элек булган температура рекорды яңартылды. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
«Казан» метеостанциясендә термометр баганасы +6,7 градуска кадәр күтәрелде.
14 март өчен алдагы абсолют югары һава температурасы 2015 елда теркәлде һәм ул +6,2 градус иде.
Моңа кадәр, 9 мартта Татарстан башкаласында биш ел элек булган температура рекорды яңартылды.
