Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Март
2025

Казанда төрки һәм Иран халыкларының Нәүрүз Республика бәйрәме узачак

0

21 мартта Казанда Нәүрүз бәйрәме алдыннан сүмәләк әзерләү йоласы үткәрелә. Ул Татарстандагы төрки, Иран һәм Кавказ халыкларының милли-мәдәни берләшмәләре вәкилләре катнашында узачак.

Татарстан халыклары Дуслык йорты мәгълүмат үзәге хәбәр иткәнчә, сүмәләк - Урта Азия, Иран, Кавказ арты фарсы һәм төрки телле халыкларының бәйрәм ризыгы. Аны шыттырылган бодайдан әзерлиләр, бодайны тарттыралар, аннары он кушып, казанда 20-24 сәгать дәвамында пешерәләр. Казан төбенә кечкенә ташлар салалар, алар сүмәләкне көюдән саклый. Әгәр дә ашаган вакытта шундый таш эләксә, теләк теләргә кирәк. Сүмәләк әзерләгәндә җыр-биюләр башкарыла. Ризыкны суынганнан соң табынга бирәләр. Ул кешеләргә физик һәм рухи көч өсти дип санала. Әзерләү процессында йоланың барлык кунаклары да катнаша. Теләгән һәркемне бушлай пылау һәм шулпа белән сыйлаячаклар.

Үткәрү вакыты һәм урыны: 17.00 сәгатьтә, Оренбург тракты 23/1.

22 мартта Казанда Нәүрүз Республика бәйрәме була. Азәрбайҗаннар, әфганнар, башкортлар, дагыстанлылар, иранлылар, казахлар, кыргызлар, таҗиклар, татарлар, төрекләр, төрекмәннәр, үзбәкләр, тувалылар, бурятлар һәм башка халыклар бер мәйданчыкта үз халыкларының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен күрсәтәчәк.

Бәйрәмдә интерактив мәйданчыклар, күп милләтләр катнашында концерт программасы, халык һөнәрчелеге күргәзмә-ярминкәсе, традицион халык уеннары, «Нәүрүз гүзәле» һәм «Нәүрүз Батыр» конкурслары оештырылачак.

Кунаклар Нәүрүзнең төп милли ризыкларыннан берсе – төрле төрки халыкларның рецептлары буенча әзерләнгән пылаудан авыз итә алачак.

Оештыручылар: ТР Мәдәният министрлыгы, «Татарстан халыклары Дуслык йорты» дәүләт бюджет учреждениесе, «Татарстан халыклары Ассамблеясы» иҗтимагый оешмасы.

Якындагы парковкалар:

- П.Лумумба урамы, 47а, Ат клубы (Иске аэропортның элеккеге бинасы);

- А.Камалиев проспекты, 44, «Максидом» Төзелеш гипермаркеты.

Вакыты һәм үткәрелү урыны: 11.00-15.00, Казан ипподромы территориясе (адресы: Альберт Камалеев проспекты, 27/1).






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net