Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Февраль
2025

«Интертат» сайтында Коръән тәфсире чыкты

0

«Интертат» сайтында «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» - Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсире урнаштырылган бүлек барлыкка килде.

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» – Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсире. Аларны карау, тыңлау өчен сайтның баш битендәге баннер аша керергә яки сылтамага басарга кирәк.«Интертат» сайтында шулай ук хәдисләр дә бирелгән, бу бүлек алга таба тулыландырылачак.

Татарстан Республикасы Диния нәзарәте әзерләгән Коръән тәфсиренең һәр сүрәсе аерым бирелә. Бүлекләрдә аудиолар да бар. Коръән сүрәләрен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укый. Тәфсирләрне исә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, журналист, телевидение алып баручысы Илдар Кыямов сөйли.

«Коръән тәфсирен сайтка кую – күптәнге хыялыбыз иде. Укучылар өчен уңайлы форматта бирергә теләдек. Аллаһның рәхмәте белән, бу эшне бик тиз арада башкарып чыга алдык. Әлеге мөһим вакыйга, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән, мөселман календаре буенча Шәгъбан аеның 15нче төненә туры килгән Бәраәт кичәсе – мөселман календаренда иң изге кичәләрнең берсенә туры китереп башкарылды», – диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе һәм «Интертат» сайтының баш мөхәррире Рәмис Латыйпов.

Ул шулай ук бу эшне башкарып чыгуда зур көч куйган редакция хезмәткәрләренә – журналист, редакторлага, система администраторы, дизайнерларга, шулай ук тәфсирне булдыруга көч керткән һәркемгә - тәрҗемәчеләргә, дин әһелләренә, техник хезмәткәрләргә зур рәхмәтен әйтте.

«Аерым зур рәхмәтебез Татарстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга, нәфис сүз остасы, журналист, телевидение алып баручысы Илдар Әгъләметдин улы Кыямовка һәм мөфтинең ярдәмчесе, Диния нәзарәте матбугат үзәге җитәкчесе Закирова Резеда Марат кызына. Кылган изге гамәлләре өчен савабы булсын», – диде Рәмис Латыйпов.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net