Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Февраль
2025

Миңнеханов: Без гамәлдәге чикләүләр һәм санкцияләр шартларында эшләргә өйрәндек

0

Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан кабул ителгән ярдәм чаралары Татарстанның кече һәм урта бизнес предприятиеләренең өзлексез эшләвен тәэмин итәргә, шулай ук республикада икътисади үсешне саклап калырга мөмкинлек бирде. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Арбитраж судының 2024 елдагы эш нәтиҗәләре буенча киңәшмәсендә белдерде.

Республика җитәкчесе билгеләп үткәнчә, узган ел нәтиҗәләре буенча тулаем төбәк продукты үсеше 3,7 процент тәшкил иткән, төбәк предприятиеләре тарафыннан 5,6 трлн сумлык продукция төяп җибәрелгән, ә төп капиталга инвестицияләр 1,3 трлн сумнан артып киткән.

«Без гамәлдәге чикләүләр һәм санкцияләр шартларында эшләргә өйрәндек инде. Бу саннар - безнең икътисад һәм хакимиятнең барлык тармакларының, шул исәптән Арбитраж судының да җайга салынган эше нәтиҗәсе», - дип билгеләп үтте Миңнеханов.

Ул белдергәнчә, ел саен бурычларын түләргә хәле җитмәү турындагы бәхәсләр саны арта, бигрәк тә гражданнарга карата. «Бу процессларда без оешмаларның да, физик затларның да икътисади мәнфәгатьләре белән эш итәбез. законнарны катгый үтәү һәм һәр конкрет вазгыятькә акыллы якын килү арасында баланс кирәклеге беренче планга чыга», - диде ул.

ТР Рәисе судьяларга йөкләнешнең югары булуын билгеләп үтте. Миңнеханов сүзләренчә, аны киметү потенциалы медиатив процедураларда зур. Ул искәрткәнчә, Татарстан Арбитраж суды татулашу бүлмәсен беренчеләрдән булып ачты, ул ун елдан артык эшләрне татулашу процедуралары ярдәмендә хәл итү буенча эш алып бара.

«Бүген бәхәсләрне судтан тыш хәл итү - ул бәхәсләрне нәтиҗәле һәм оператив рәвештә хәл итәргә мөмкинлек бирә торган инструмент. Шулай ук низаглашучылар белән киеренкелекне, матди һәм вакыт чыгымнарын киметергә ярдәм итә», – диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бәхәсләрне хәл итүнең альтернатив ысулларын үстерү буенча эшне дәвам итәргә кирәк.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net