Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Январь
2025

Татарстан һәм Тверь өлкәсе парламентлары хезмәттәшлек турында килешү имзалады

0

Татарстан Дәүләт Советы һәм Тверь өлкәсе Закон чыгару җыены хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Документка парламент җитәкчеләре Фәрит Мөхәммәтшин һәм Сергей Голубев имза куйды. Тантана Казанда узды.

«Төбәкләр белән элемтәләрне саклау мөһим, бигрәк тә бу катлаулы вакытта. Мондый килешүләр аша без илебезне ныгытабыз», - диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.

Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Татарстан һәм Тверь өлкәсе икътисадлары уңышлы үсә, аларның структурасында уртак яклар күп.

«Безнең товар әйләнеше елдан-ел арта. Татарстан һәм Тверь өлкәсе - сәнәгать төбәкләре. Без тәҗрибә уртаклашачакбыз, бер-беребезгә федераль дәрәҗәдә, шул исәптән закон чыгару инициативалары буенча да ярдәм итәчәкбез. Агымдагы бурычларны бергәләп хәл итәргә тырышачакбыз. Тверь өлкәсе безгә кызыклы», - дип белдерде ул.

Татарстан парламенты башлыгы искәрткәнчә, элегрәк ике төбәк арасында хөкүмәтара килешү имзаланган булган. «Бүген аны парламентара килешү белән ныгытабыз. Бу тарихи вакыйга. Без күпмилләтле илебезнең иң борынгы төбәкләренең берсендәге хезмәттәшләр белән хезмәттәшлек турында килешү имзаладык. Бу безне эшнең яңа формалары, ысуллары белән баетыр дип уйлыйм», - диде ул.

Мөхәммәтшин фикеренчә, Татарстанга һәм Тверь өлкәсенә парламент эшчәнлегеннән иң яхшы тәҗрибәләрне үзләштерергә, хезмәттәшлекне алга таба үстерергә кирәк. «Икътисади гына түгел, социаль, мәдәни, рухи элемтәләр дә ныгыячак», - диде ул.

Голубев өстәп әйткәнчә, имзаланган килешү парламентлар арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне үстерүгә хезмәт итәчәк. «Закон чыгару эшчәнлеге тәҗрибәсенә, парламентлар эшен оештыруга күбрәк игътибар бирелә. Һәм бу килешү төбәкләрнең икътисади хезмәттәшлеген үстерүгә тышкы этәргеч бирәчәк. Парламентлар арасындагы үзара мөнәсәбәтләр - ул төбәкләр арасындагы үзара багланышлар», - дип ачыклык кертте ул.

Тверь өлкәсе Законнар чыгару җыены рәисе билгеләп үткәнчә, ике төбәкнең барлык структуралары арасында хезмәттәшлек җайга салынган.

«Безне Татарстан тәҗрибәсендә күп нәрсә кызыксындыра. Без үсәргә телибез һәм моның өчен республика тәҗрибәсен исәпкә алырга кирәк. Безнең төбәкләр җитәкчеләре үзара хезмәттәшлек итә», - дип йомгаклады ул.

Тверь өлкәсе Закон чыгару җыены делегациясе Казанга 19 гыйнварда килде. Парламентарийлар иң яхшы закон чыгару практикаларын өйрәнә, Татарстанның икътисади, инвестицион һәм мәдәни-рекреацион потенциалы белән таныша.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net