Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Январь
2025

Илгиз Халиков: Нәкый Исәнбәтнең исемен мәңгеләштерик һәм мирасын халыкка җиткерик

0

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков фикеренчә, язучы, шагыйрь һәм фольклорчы Нәкый Исәнбәтнең исемен мәңгеләштерү, мирасын халыкка җиткерү мөһим. Бу хакта ул Нәкый Исәнбәтнең 125 еллыгына багышланган «Гуманитар фәннәр контекстында Нәкый Исәнбәт мирасы» түгәрәк өстәлендә сөйләде.

«Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына тулаем ышанырга була. «Мирасханә» үзәге җитәкчесе Илһам Гомәров та биредә. Шушы көннәрдә ул реставрация лабораториясен ачып җибәрә. Кулъязмаларны саклау гына түгел, аны өйрәнергә, киләчәк буынга тапшырып калдырырга кирәк. Шундый мөмкинлекләр булганда Нәкый аганың исемен мәңгеләштерик һәм мирасын халыкка җиткерик», - диде ул.

Нәкый Исәнбәтнең мирасчысы Бәллүр Хәярова кабинеттан Нәкый аганың бер әйберен дә алып чыкмауларын әйтте. «Аның кулъязмаларын сканердан күчереп караган идек – ул техника аны боза гына», - диде ул.

«Хәзер бит яңа җиһазлар белән эшлибез, алар кулъязмаларны бозмый. Икенче мәсьәлә дә бар – кулъязмаларны саклау шартлары. Архивы шкаф, диван астында саклана, дисез. Әмма яктылык, дымлылык ягыннан кулъязмаларны саклау таләпләре бар. Күрше фатирдан су агып чыкса, су баса калса? Кулъязмаларның исән калуында гарантия юк бит. Ә Татарстан Фәннәр академиясендә барлык шартлар бар. Бу мәсьәләне хәл итәргә әле соң түгел», - диде Илгиз Халиков.

Тарих фәннәре кандидаты, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев Нәкый Исәнбәтнең ул вакытта Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшләгән галимнәргә архивын ышанып тапшырмавын хуплады.

«Дөрес эшләгән. Әмма хәзер ул архивны фатирда тотуның нинди мәгънәсе бар? Аяк терәп каршы торуның мәгънәсен күрмим. Архив юкка чыга. Галим Айдар Хәбетдиновны бик хөрмәт итәм, әмма ул кулъязмаларны текстологларга тапшырырга кирәк», - диде Илнур Миргалиев.

Бәллүр Хәярова Нәкый Исәнбәт архивын һәм китапханәсен бик уникаль дип бәяләде.

«Шуңа күрә мин сезгә бу мәсьәләгә җаваплырак карарга өндим», - диде Илнур Миргалиев.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net