Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Январь
2025

Табиблар кемнәргә бәкедә су коенырга ярамавы турында сөйләде

0

Йөрәк-кан тамырлары, тын юллары авыруларыннан интегүче, неврологик тайпылышлары булган кешеләргә бәкедә су коенырга ярамый. Бу хакта табиб-терапевт Александра Разаренова сөйләде.

«Бу астма, эпилепсия, шулай ук терәк-хәрәкәт аппараты белән проблемалар. Әлбәттә, йогышлы авырулар һәм алкоголь исереклеге», – диде Разаренова.

Медицина фәннәре докторы, иммунолог-педиатр Андрей Продеус сүзләренчә, бәкедә су коену – инсульт һәм инфаркт китереп чыгарырга мөмкин.

«Бәкедә су коену – әзерлексез кеше өчен җитди проблемалар китереп чыгара: йөрәк-кан тамырлары проблемалары килеп чыга, алар инсульт һәм инфаркт китереп чыгарырга мөмкин», – диде табиб.

Бозлы суда коену өчен алдан ук әзерләнергә кирәк, организм температураның кисәк үзгәрүенә күнегергә тиеш.

«Тән һәм йөрәк-кан тамырлары системасы, безнең кан тамырлары температураның мондый кискен үзгәрүенә ияләнә алсын өчен, кеше гомер буе, яки һичьюгы ел дәвамында чыныгу белән шөгыльләнергә тиеш», – дип аңлатты Разаренова.

«Радио 1» хәбәр иткәнчә, бәкедә коеныр алдыннан туклану режимын сакларга, тиз үзләштерелә торган углеводларны азрак ашарга кирәк.

«Әгәр рационда гади углеводлар күп була икән, бу глюкоза күләме тирбәнешенә китерә, ә бу күпмедер дәрәҗәдә тамырларның микроҗәрәхәтләнүе булып санала, һәм бу да шулай ук безнең тамырларның температура үзгәрешенә вакытында реакция белдерә алуына тискәре йогынты ясый торган факторларның берсе булып тора», – дип сөйләде табиб.

Әгәр дә бәкегә чуму теләге бар икән, яхшы физик әзерлек булырга тиеш, дип өстәде табиб. Бәкедә коеныр алдыннан табиб белән киңәшләшергә кирәк.

Бары тик махсус җиһазландырылган урыннарда һәм экстрен очрак килеп чыкканда үз вакытында ярдәм күрсәтә алырлык хезмәтләр күзәтүендә генә су коенырга кирәк, дип кисәтә терапевт.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net