Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Декабрь
2024

Данис Шакиров: «Агыйдел» — зәвыклы мәдәниятебезне ачыктан-ачык күрсәтүче дәүләт ансамбле

0

Казанда Актанышның «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты булды. Муса Җәлил Дәүләт премиясе лауреаты булган ансамбльнең тамашасы филармониядә узды. Программа Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә барган Гаилә елына багышланды. Концерт программасы «Агыйделем — бәхет бишегем» дип аталды.

«Безнең мәдәнияткә, сәнгатькә гашыйк тамашачылар! Әлбәттә, «Агыйдел» ансамбле Актаныш, Татарстан өчен генә түгел, ул бөтен татар дөньясы тарафыннан җылы кабул ителгән, инде еллар дәверендә югары сәнгати зәвыклы булган мәдәниятебезне ачыктан-ачык күрсәтүче дәүләт ансамбле. Ел дәвамында Бөтендөнья татар конгрессы соравы нигезендә халкыбыз яшәгән татарның ояларына, чит илләргә кадәр баралар», — диде ТР Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.

Тамаша барышында ансамбльдә эшләүче гаиләләргә конгрессның Рәхмәт хатлары тапшырылды.

«Әлбәттә, 13 ел дәвамында «Агыйдел»нең Казандагы концерты бер матур традициягә әверелде. Менә ансамбльдә демография хәле дә бик яхшы икән, бик матур гаиләләр эшли биредә. Ансамбльнең әһәмияте республика өчен зур. Кайда гына чыгыш ясамый алар. Әлбәттә, артистларга илһамлы чыгышлар телим», — диде ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

​​​​​

Шулай ук ансамбльнең кайбер артистлары, хезмәткәрләре Мактау грамоталарына, казанышлар өчен күкрәк билгеләренә лаек булдылар.

«Якынлашып килүче бәйрәмнәр белән сезне. Дәүләт ансамбленең дә гастрольлләр географиясен карасак, чыннан да кайда гына булмаганнар. Шуңа күрә дә ул Актанышыбыз даны, республика даны, Россия даны! Аның репертуарын карасак, төрле милләт биюләре, бердәмлек, татулык. Махсус заказ белән ясатылган бүләк алып килдек, Мәскәүнең Съездлар сараенда чыгыш ясарлык коллектив бу», — диде Казандагы Актаныш якташлар җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитов һәм махсус заказ белән ясатылган Мәскәү кремле макетын коллективка бүләк итте.

Ахырдан Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов фикерләрен белдерде. «Бик матур, бик көчле концерт. Мондый концерт куяр өчен милләтеңне, халкыңның телен, гореф-гадәтләрен яратырга кирәк бит. Чыннан да сез Рәсәйнең йөзек кашыдай ансамбль. Сезнең барыгызга да гаилә иминлеге булсын! Башкарган хезмәтегез өчен олы рәхмәт! Киләсе ел — Россиядә Ватанны саклаучылар елы. 2025 ел — 1945 ел кебек Җиңү елы булсын иде», — диде ул.

«Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Ялалова да тамашачыларны сәламләде. Ул ансамбльне бер зур иҗади гаилә булуын билгеләде.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net