Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Ноябрь
2024

Рәис Синьцзян Кытай Коммунистлар партиясе комитеты секретаре урынбасары белән очрашты

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Синьцзян-Уйгыр автономияле районы Кытай Коммунистлар партиясе комитеты секретаре урынбасары, Синьцзян җитештерү-төзелеш корпусы рәисе, China Xinjian Group компаниясе идарәсе рәисе Хэ Чжунъю белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Элегрәк Кытай Халык Республикасы Синьцзян-Уйгыр автономияле районы делегациясе Казанга эшлекле сәфәр белән килде. Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Россия төбәкләренә игътибар күрсәткән өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук Россия-Кытай мөнәсәбәтләре актив үсүен һәм моңарчы күрелмәгән дәрәҗәгә ирешүен билгеләп үтте.

«Безнең илләр арасында товар әйләнеше арта. Узган ел ул 228 миллиард Америка долларын тәшкил итте. Безнең лидерлар (Владимир Путин һәм Си Цзиньпин – Т-и иск.) 2030 елга кадәр сәүдә күләмнәрен арттыру, кайбер стратегик юнәлешләр буенча элемтәләрне тирәнәйтү бурычын куйды. Бу иң элек финанс, сәнәгать, технологик юнәлешләр, шулай ук транспорт һәм логистика өлкәләре», – диде ул.

Татарстан Республикасы Рәисе Казанда күптән түгел 16нчы БРИКС саммиты узуны искәртте. «Без шул исәптән Кытай Халык Республикасы лидеры Си Цзиньпин әфәндене кабул итү хөрмәтенә ирештек. Казанда дөнья державасы лидерын кабул итү безнең өчен зур дәрәҗә булды. Без бу вакыйга белән горурланачакбыз», – дип ассызыклады ул.

Республика җитәкчесе шулай ук Татарстан делегацияләре даими рәвештә Кытайда була, дип билгеләп үтте. «Узган ел мин Шанхайда һәм Аньхой провинциясендә булдым. Шулай ук ноябрьдә Шеньчжэньдә югары технологияләр ярминкәсен карадым. Быел апрельдә Урумчи шәһәрендә (Синьцзян-Уйгур автономияле районы башкаласы — Т-и иск.) «Китай — Евразия» ЭКСПОсында булдым», - дип санап китте ул.

Моннан тыш, Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Кытайның сигез провинциясе белән хезмәттәшлек турында килешү төзегән. Шулай ук төбәк муниципаль берәмлекләре белән Кытай Халык Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында килешүләр төзелгән. Мәсәлән, ТР башкаласы Казан Кытайның җиде шәһәре белән тугандаш мөнәсәбәтләрдә.

«Безнең мөнәсәбәтләргә Кытай Халык Республикасының Казандагы генераль консуллыгы бик нык ярдәм күрсәтә», - дип ассызыклады ТР Рәисе. Ул Кытайның Казандагы генераль консулы һәм гомумән Кытайның Россиядәге илчелеге яхшы нәтиҗәле эшчәнлек алып баруын билгеләп үтте. Миңнеханов Татарстан проектларында сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләр генә түгел, Кытай Халык Республикасы инвестицияләре дә сизелерлек роль уйнавын искәртте.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net