Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Август
2024

Фәрит Бикчәнтәев: «Зәңгәр шәл» спектаклендә дин әһелләренә каршы бер киная дә юк

0

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры, Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Бикчәнтәев журналист Рәшит Минһаҗның «Зәңгәр шәл» спектаклендә дин әһелләре мыскыл итеп тәкъдим ителәме», дигән соравына карата фикерен әйтте.

«Зәңгәр шәл» спектакле беренче мәртәбә 1926 елда куела. Ул ничә еллар буена куела - гел шул мәсьәләгә бәйләнәләр. Марсель Хәкимович Сәлимҗановка да бәйләнделәр, зур-зур академиклар бәйләнде. Мин Марсель абыйча җавап бирмим, берәр кешене үпкәләтермен дип куркам. Бу бит тарихи вакыйга, монда дин әһелләренә каршы бер киная дә юк. Ул шулай булган, нишләтәсең?» – диде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында.

Ул татар театрының электән дин әһелләренә карата тәнкыйть белән чыкканын искәртте. «Әгәр дә тәнкыйть булмаса без бер урында тапталыр идек. Тәнкыйть булган чакта без алга барабыз дигән сүз. Кәрим Тинчурин үзе дә мәдрәсә тәмамлаган кеше, беренче артистлар барысы да мәдрәсәдә укып чыкканнар. Аллаһ теләсә, «Зәңгәр шәл» спектакле беркайчан да татар театры сәхнәсеннән төшмәячәк. Ул күпме барса да, гел бәйләнәчәкләр. Ләкин мин ишан образын бик яратам», - диде баш режиссер.

«Һәр режиссерның әсәр аша үз фикерен тамашачыга җиткерергә хакы бар. Театрның вазифасы автор ничек язган - шулай кую түгел. Менә үзешчән театрлар шулай куя. Һәр укучы әсәрне үзенчә укый. Шәп авторның әсәрдә мәгънәсе бер генә түгел. Бөек автор беркайчан да төгәл итеп үз фикерен әйтми, ул аны укучыга уйлап бетерер өчен калдыра. Театр да шулай ук. Шуңа күрә ул бөек әсәр. Аны кат-кат укыйсы, карыйсы килә», - диде Фәрит Бикчәнтәев.

Режиссер Айдар Җәббров режиссерның да рәссам булуын билгеләп үтте.

«Әсәрнең авторы - минем автордашым дип кабул итәм. Мәсәлән, «Рәшә» спектаклен мин бер төрле күрәм, Фәрит абый Бикчәнтәев аны икенче төрле куяр иде. Һәр төрле режиссер үзенчә, үз күзлегеннән куя. «Рәшә» спектаклендә мин икенче, өченче планда булган күренешләрне беренче планга чыгардым, минем өчен ул мөһим. Шулай театр барлыкка килә дип уйлыйм. Әсәрләрне бозып булмый, алар инде язылган», - диде ул.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net