Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Август
2024

Владимир Путин Гайсә пәйгамбәр мәчетенә кулдан ясалган кыйммәтле тышлы Коръән бүләк итте

0

Чечняга сәфәре вакытында Россия Президенты Владимир Путин Грозныйда Гайсә пәйгамбәр исемендәге яңа мәчетне карады һәм кулдан ясалган кыйммәтле тышлы Коръән бүләк итте. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.

Россия Президентын Чечня башлыгы Рамзан Кадыров, Чечня мөфтие Салах Межиев һәм Чечня башлыгының дини учреждениеләр төзү мәсьәләләре буенча киңәшчесе Амруди Эдильгириев озата йөрде, дип хәбәр ителә Кремль сайтында.

Гайсә пәйгамбәр исемендәге мәчет төзелеше 2020 елның июнендә башланды. Архитектура корылмасы икенче меңъеллык башындагы Урта Азия архитектурасы стилендә төзелгән. Бина 20 метр биеклектәге дүрт портал һәм 52 метр биеклектәге дүрт манара белән әйләндереп алынган. Бинаның ал ягы төрле төстәге ташлардан ясалган чәчәкләр белән бизәлгән яшел гранит белән тышланган һәм Коръән аятьләре белән бизәлгән. Мәчет ике катлы, биредә биш меңгә кадәр намаз укучы сыя.

Мөфти Салах Межиев дәүләт башлыгына Ислам диненең Иисусны Гайсә пәйгамбәр буларак хөрмәт итүе, аның исеме Коръәндә 25 тапкыр искә алынуы, аның анасы Марияның (мөселман традициясендә Мәрьям) исеме мөселманнарның изге китабында 35 тапкыр очравы турында сөйләгән.

Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыров, дәүләт башлыгын мәчетнең бизәлеше белән таныштырганда, аның Урта Азия мәчетләре стилендә башкарылуын ассызыклады. Анда Бохарадагы Мир-и-Араб мәдрәсәсендә Ахмат-Хаджи Кадыров укыган булган.

Владимир Путин Ахмат Кадыров турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Чечняның беренче президенты, Россия Герое Ахмат-Хаджи Кадыров минем дустым булды, ул бик батыр иде, Чечня халкы өчен бик күпне эшләде, дип сөйләде.

Владимир Путин сишәмбе Чечняга сәфәре вакытында Ахмат-Хаджи Кадыровның Курчалоевский районында урнашкан туган авылындагы (хәзер ул Ахмат-Юрт исемен йөртә) каберендә булды. Россия Президенты чәчәкләр салды һәм Чечняның беренче президентын искә алды, диелә хәбәрдә.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net