Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Август
2024

Казан Кирмәнендә икенче тапкыр «ДәртФест 2024» заманча татар мәдәнияте фестивале узачак

0

30 август Казан Кирмәнендә икенче тапкыр «ДәртФест 2024» заманча татар мәдәнияте фестивале узачак. Ул шәһәрчеләр яратып өлгергән TatCultFest традицияләрен дәвам итә. Республика көнендә фестиваль кунакларын ике сәхнәдә җанлы татар музыкасы, мода күрсәтү, балалар һәм гаилә мәйданчыклары, Татарстан брендлары дизайн-маркеты, шулай ук, «Акыл фабрикасы» лекторие көтә, дип хәбәр итә оештыручылар.

Фестиваль кунаклар өчен көндезге сәгать 12дә дизайн-маркет белән башланып китәчәк. Анда Татарстан дизайнерлары һәм һөнәрчеләре продукциясе сатылачак. Маркетта катнашу өчен опен-колл 23 августка кадәр ачык.

Шулай ук, көндез гаиләләр һәм нәни кунаклар өчен интерактив балалар зонасы һәм гаилә мәйданчыгы эшләячәк.

Шәһәр халкы яратып өлгергән урында, Гавами урыннар ишегалдында, Зур сәхнә урнашачак. Монда Юрий Федоров җитәкчелегендәге Yummy Music Band һәм солистлар Азат Баязитов, Илгиз Шайхразиев, Эльвира Мифтахова, Juna инди-фолк төркеме һәм Azat Gilmetdin күреп булачак.

Зур сәхнә программасының дулкынландыргыч өлеше — локаль инди-музыкантлар башкаруындагы Зуля Камалова иҗатына трибьют.

Туп сарае ишегалдында урнашачак Кече сәхнәдә яшь татар артистлары чыгышы көтелә: Алма, lunami, Garipov, Al Su, Айрат Хайруллин, АлияНур, Elina, qaynar. Ә сәхнә хедлайнеры — TATARKA. Популяр җырчыны Казан белән күптән иҗади хезмәттәшлек бәйли.

Узган ел традицияләрен дәвам итеп, шулай ук Туп сарае ишегалдында милли компонент белән эшләүче Татарстан дизайнерлары катнашындагы Мода күрсәтү узачак. Дизайнерлар һәм модельләр 25 августка кадәр опен-коллга гариза җибәрә ала. Тулырак мәгълүмат һәм анкета — сайтта.

Мода күрсәтүнең махсус музыкаль кунаклары — битмейкер Malsi Music, Эльвира Мифтахова, Илгиз Шайхразиев һәм K-Ru.

Быел фестиваль программасы киңәя һәм беренче тапкыр үз эченә «Акыл фабрикасы» лекцияләр сериясен ала. Лекторий Бөтендөнья татар яшьләре форумы командасы белән берлектә эшләнәчәк.

Шулай ук, фестивальнең өлеше булырга теләүчеләр өчен, волонтерлар опен-коллы да ачык.

Фестивальнең тулы программасы һәм картасы белән «ДәртФест 2024» социаль челтәрләрендә танышып булачак.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net