Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Август
2024

Фәрит Бикчәнтәев Камал театрының 119 сезонындагы яңа спектакльләре белән таныштырды

0

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры, Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Бикчәнтәев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында оештырылган матбугат очрашуында театрның 119 сезонында куелачак яңа спектакльләре турында сөйләде.

«Премьераларыбызны әзерлибез, репетицияләр бара. Режиссер Айдар Җәббаров җырчы Әлфия Авзалова турында «Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл» дигән спектакль әзерли. Шулай ук, Россия театр сәнгате институтын тәмамлаган яшь режиссер Аскар Галимов Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәренә алынырга тели. Өч көн буена артистлар белән очрашты, актерларга кастинг оештырылды. Аның премьерасын режиссер Марсель Сәлимҗановның 90 еллыгына әзерләргә тырышырбыз», - диде ул.

Моннан тыш, Марсель Сәлимҗановка багышланган кичә дә булачак. «Гомеренең соңгы елларында ул Чехов урамында яшәгән иде, мемориаль такта инде әзер, шул көннәрдә тактаны урнаштырачаклар. Яңа сезонны исә традицион рәвештә «Зәңгәр шәл» спектакле белән ачып җибәрәбез. Аның ачылышы тиздән – 23 августта була. Соңгы мәртәбә сезонның ачылышы әлеге бинада була, шуңа күрә моңсу да булыр дип уйлыйм. Киләсе сезон инде яңа бинада ачылачак», - дип өстәде баш режиссер.

«Яңа бинада ике сезонга репертуарны әзерләп куйдык. Нинди әсәрләр, премьералар, режиссерлар булачак – инде ике еллык план бар. Аларның кайберәүләрен әйтеп үтә алам. Таҗи Гыйззәтнең «Башмагым» әсәренә әзерләндек, аның концерт вариантын «Шәрык клубы»нда күрсәткән идек, музыкаль өлеше әзер. Мәскәүдәге гастрольләрдән кайткач, пьесага тотыначакмын», - диде Фәрит Бикчәнтәев.

Ул репетицияләрнең июльдә башланганын әйтте. «Төрек режиссеры Мустафа Курт төрек әсәре өстендә эшли башлады. Аның да премьерасы яңа бинада - шәрык залында булыр дип ниятлибез. Шул ук бинада Зөлфәт Хәкимнең «Әүлия кабере» әсәренә мөрәҗәгать итәчәкбез. Шәрык залын эшләтеп җибәрер өчен ике әсәрне инде билгеләп куйдык», - диде режиссер.

«Галиәсгар Камал театрында Камалның әсәрләре булырга тиеш. «Бәхетсез егет» әсәрен күптән күз уңында тотам, эшләгәнем булмады. Ярослава Пулинович дигән драматургка мөрәҗәгать иттек, ул аны эшкәртеп, әсәрнең мотивлары буенча бөтенләй өр-яңа әсәр әзерли», - дип сөйләде Фәрит Бикчәнтәев.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net