Татарстанда көчле җил, яшен һәм +22 градуска кадәр җылы булуы көтелә
![Татарстанда көчле җил, яшен һәм +22 градуска кадәр җылы булуы көтелә](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2024/6/23/7acb9ffc877167f8b976f5273e3f65dd.jpg)
Якшәмбе, 23 июньдә, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән яңгыр явачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.
Шулай ук яшен фаразлана. Көчле җил булуы ихтимал. Җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.
Төнлә термометр баганалары +10..+15 градус күрсәтәчәк, ә көндез исә һава температурасы +17..+22 градустан югары күтәрелмәячәк.