Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Июнь
2024

«Татар-информ» журналисты Арча районында Кызыл китапка кертелгән сирәк үсемлек тапты

0

«Татар-информ» татар редакциясе һәм «Интертат» сайтының баш мөхәррире Рәмис Латыйпов Кызыл китапка кертелгән сирәк очрый торган үсемлек – «Иткызыл бармактамыр» (пальчатокоренник мясокрасный) тапты. Сәхләбчәләр – орхидеялар семьялыгына кергән үсемлек Арча районы төньягында, Яңа Кенәр авылы янында үсә.

  • Бу үсемлек Татарстанның Кызыл китабында «3» статусы белән кертелгән, ягъни бу сирәк очрый торган төр. Ул шулай ук Ульяновск һәм Самара өлкәләренең, Чувашиянең Кызыл китапларына кертелгән. 2016 елгы Кызыл китап редакциясенә караганда, бу төр моңа кадәр Татарстанның 26 районы территориясендә табылган булган, ләкин алар арасында моңарчы Арча районы булмаган.

«Бу – бик матур декоратив үсемлек. Орхидеялар дымлы, бераз сазлыклы урыннарда, елга үзәннәрендә үсә. Бу үсемлек элек киң таралган булган, Казан янында, Казансу үзәнендә үскән. Хәзер алар анда калмады диярлек», – дип аңлатты КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының гомуми экология кафедрасы мөдире, биология фәннәре кандидаты Вадим Прохоров.

Орхидеяларның кайбер төрләре берничә дистә ел тыныч хәлдә була ала һәм аларны юкка чыккан дип санарга мөмкиннәр, дип аңлатты галим. «Бу төр үсемлекләр дым ярата, коры елларда шытып чыкмый. Үзләре өчен ел шартлары уңай булганда гына чәчәк аталар. Күрәсең, бу ел уңай килгән – кышын кар күп иде, җәй явым-төшем җитәрлек булды», – дип аңлатты Вадим Прохоров.

Галим Кызыл китапка кертелгән төрләрне тапканда нәрсә эшләргә кирәклеген дә аңлатты. Сирәк төрләрне ачыклаган һәркем Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты сайтына бу хакта хәбәр итә ала. «Татарстанның тыюлык дөньясы» — «Татарстан Республикасының Кызыл китабы» рубрикасында махсус форма тутырырга, төгәл урынын билгеләргә һәм фотоны беркетергә мөмкин. Бу мәгълүматны Кызыл китап авторлары күрәчәк һәм басманың яңа редакциясен төзегәндә куллана алачак.

Вадим Прохоров Кызыл китапка кергән үсемлекләрнең төгәл урынын күрсәтмәскә кирәк, ди. «Галимнәр сирәк чәчәкләрнең кайда үсүен әйткәнне яратмый. Кешеләрнең ниятләре төрле булырга мөмкин бит. Төгәл урынын белсә, бәлки кемдер аны казып алып үз бакчасына утыртырга теләр», – ди Вадим Прохоров.

«Без бу су буенда уйнап үстек, әмма мин мондый үсемлек барын беркайчан да күргәнем булмады. Ят үсемлек күргәч, мин беренче эш итеп смартфондагы кушымта аша аның нинди үсемлек икәнен ачыкладым. Система исемен «пальчатокоренник мясокрасный» дип күрсәткәч, үземә ышанмадым һәм фотоны галим Вадим Прохоровка җибәрдем. Ул бу үсемлекнең чыннан да Кызыл китапка кертелгән икәнен раслады. Күрәсең, үсемлек Кызыл китапның яңа редакциясенә кертелү өчен үз сәгатен көткән. Мин кечкенә Ватанымның шундый матур үсемлекне кабул итүенә шатмын», – диде Рәмис Латыйпов.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net