Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Май
2024

Баулы мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды

0
Баулы мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды

24 майда Баулы районы Салих авылында «Нәҗметдин» исемле яңа мәчет ачылу тантанасы булып узды. Әлеге күркәм чараны хөрмәтләп, күпләгән кунаклар кайтты, тантанага районның дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, авыл халкы җыелды. Гыйбадәт йорты мөхтәсибәттә 16нчы булып үз ишекләрен ачты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

40 хуҗалыклы авылда яшәүчеләрнең яңа мәчет ачылу уңаеннан сөенечен Татарстан Мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Баулы районы башлыгы, Баулы шәһәре мэры Ильяс Гозәеров, Татартанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе, Урыссуның «Фәнис» мәдрәсәсе җитәкчесе Марат хәзрәт Мәрданшин, дин әһелләре, төзелеш эшен башлап йөрүчеләр һәм хәйриячеләр уртаклашты.

Күркәм вакыйгада катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров сәламләде һәм мөселман кешесе тормышында мәчетләрнең әһәмияте, аларны кадерләү хакында вәгазь-нәсыйхәтләрен җиткерде.

Яңа ачылган «Нәҗметдин» мәчете 30-40 кешегә исәпләнгән. Гыйбадәт йорты ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен тәһарәтханә, барлык уку кирәк-яраклары белән тәэмин ителгән, бинага электр уты һәм җылыту системасы кертелгән. Мәчетнең әйләнә-тирәсе төзекләндерелгән.

Яңа мәчет ачылу тантанасы узганнан соң, җитәкчеләр Татар Кандызы авылына юнәлде. Биредә 1997 елда салынган мәчет реставрациядән соң ачылды. Бинаны яңарту буенча эшләр шулай ук Илдар Нурулла улы Габдрахманов һәм башка иганәчеләр тарафыннан башкарылган. Татарстан Мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров Илдар Габдрахмановны Нәзарәтнең «Бердәмлек» медале белән бүләкләде, ә калган иганәчеләргә рәхмәт хатлары тапшырды.

Бүгенге көндә Баулы мөхтәсибәтендә 16 мәчет эшли.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Ветераны Москвы получили послание от Сергея Собянина


Спорт в России и мире
Москва

Ежегодную спартакиаду «Комус» провели в Лужниках


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Уимблдон

Елену Рыбакину «лишили» Уимблдона


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

В ОЭЗ «Технополис Москва» подсчитали выбросы ...





Путин в России и мире
Москва

Путин съездил в КНДР, ураган прошел по Москве, итоги «мирного саммита» лишились подписей – большие итоги недели от РИА «Новый День»


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Мари Краймбрери

Новосибирск: фанаты Мари Краймбрери разрыдались на ее концерте



Москва

Навка: во время болезни Заворотнюк возили по Москве только в парандже

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net