Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Май
2024

Буа театры директоры Раил Садриевны яклап, 16 театр коллективы ачык хат язды

0
Буа театры директоры Раил Садриевны яклап, 16 театр коллективы ачык хат язды

Россия театр әһелләре берлегенең Татарстан бүлеге, кулга алынып, суд тарафыннан чикләү чараларына дучар ителгән Буа драма театры директоры Раил Садриевны яклап, Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийга ачык хат язган.

  • Раил Садриев 21 майда кулга алынды. Ул «Дәрвиш» спектакле өчен билетларны хатыны исеменә теркәлгән шәхси предприятие аша сатуда гаепләнә. Сүз 450 мең сум акча турында бара. Вахитов районы суды 22 майда Раил Садриевка карата чикләү чаралары кабул итте. Алар арасында Раил Садриевка театрга килү тыела дигәне дә бар.

Хатта театр дөньясының Раил Садриев кулга алыну сәбәпле борчылуы әйтелә. Раил Садриевны харизматик актер, тәҗрибәле җитәкче, оештыручы буларак беләбез. Без аны Татарстан мәдәнияте үсешенә әйтеп бетергесез өлеш керткән кеше буларак беләбез. Аның аркасында Россия театр дөньясы Буаны белде, ул Татарстанны Россия һәм чит ил сәхнәсендә күрсәтте, диелә хатта.

«Нәкъ менә аның аркасында нибары 20 мең кеше яшәгн шәһәрдә кыска араларда заманча театр ачу мөмкинлеге туды, ул Татарстан гына түгел, Россия профессиональ театр тамашачында танылу тапты, бу хакта ил буйлап масштаблы гастроль эшчәнлеге, республика, бөтенроссия, чит ил фестивальләрендә катнашу раслый», – диелә хатта.

Раил Садриевның күпсанлы премияләре санап кителә. Шул исәптән, «Дәрвиш» спектакленең «Алтын Битлек»тә номинант булуы әйтелгән.

«Театр дөньясы килеп чыккан хәлгә нык борчулы. Ләкин! Без монда начар ният булган дигән фикердән ерак торабыз. Бар да булырга мөмкин, әмма нечкәлекләренә кадәр уйланылган афера гына түгел! Без моңа ышанабыз», – ди хатны язучылар.

Театр әһелләре берлеге, Раил Садриевка карата чикләү чаралары кабул ителеп, аңа театрга керү тыелганы хакында искәртә һәм моның театр өчен катастрофа булуын әйтә. «Сезон ябылмаган, коллективның тамашачы алдында бурычлары бар. Бурычларны үтәмәү безнең барыбыз өчен дә күләгә булып ята», – диелгән хатта.

Театр әһелләре берлеге Валерий Липскийдан Раил Садриевны профессиональ эшчәнлеккә кайтаруга мөмкинлек бирүне сорый. «Театрга җитәкче кирәк, җитәкче кичекмәстән эшкә керешергә тиеш!» – дип тәмамлана хат.

Хатны Театр әһелләре берлегенең Татарстандагы бүлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев имзалаган. Хатта барлыгы 16 театрның имзасы бар: Камал театры, Кәрим Тинчурин театры, «Әкият» курчак театры, опера һәм балет театры, Яшь тамашачылар театры, татар дәүләт яшь тамашачылар театры, Түбән Кама яшь тамашачылар театры, «Созвездие-Йолдызлык», «Живой город» фонды, Чаллыдагы курчак театры, Әлмәт, Әтнә, Бөгелмә, Чаллы, Түбән Кама, Минзәлә театрлары.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин подвел итоги конкурса «Лидеры цифровой трансформации»


Спорт в России и мире
Москва

Многие краснодарцы к 25 годам имеют несколько высших образований, семью и бизнес


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Уимблдон

Касаткина и Шнайдер блеснули на траве перед Уимблдоном. Идеальный день для российского тенниса


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Многие краснодарцы к 25 годам имеют несколько высших образований, семью и бизнес





Путин в России и мире
Москва

Песков: собаки, подаренные Путину Ким Чен Ыном, уже адаптируются в Москве


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко обратился к лидеру Туркменистана




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Нариман Джелял переехал из сибирской тюрьмы в Киев


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Татьяна Рязапова

«Билет в будущее»: работодатели Сибири трудоустраивают на лето школьников



Москва

Генерал Татьяна Шевцова: После слухов об отставке пришло подтверждение, а теперь инсайдеры говорят о побеге

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net