Альберт Бикбов: Иран Президенты Рәисинең һәлак булуы – Татарстан өчен зур югалту
Иран Президенты Ибраһим Рәисинең һәлак булуы Татарстан өчен зур югалту булды. Соңгы вакытта яклар арасындагы мөнәсәбәтләр динамик үсеш алган иде, дип белдерде танылган Татарстан блогеры, Bikbov.guru телеграм-каналы авторы Альберт Бикбов.
Ул искәрткәнчә, узган ел Иран белән Татарстан арасында товар әйләнеше бер ярым тапкырга арткан, күп очрашулар үткәрелгән, уртак проектлар гамәлгә ашырылган. Моңа Ибраһим Рәисинең шәхси теләктәшлеге ярдәм иткән.
«Иран Президенты белән Рөстәм Миңнеханов арасындагы яхшы шәхси мөнәсәбәтләрнең тарихы Сәйед Ибраһим Рәиси Иран Президенты булмаган вакытта ук башланды. 2017 елда Мешхед шәһәрендә булганда Рөстәм Миңнеханов аның белән «Астан Кудс Резави» фонды рәисе буларак очрашты, фонд белән Татарстанның үзара эшчәнлеге мәсьәләләре турында фикер алышты. Ул вакытта Татарстан делегациясе Имам Реза мавзолеенда һәм кулъязмалар һәм Ислам реликвияләре кыйммәтле җыентыклары сакланган тарихи китапханәдә булды. Иранның рухи тормышына карата мондый хөрмәт, әлбәттә, илнең булачак президентына уңай тәэсир калдыра», – дип искәртте блогер.
Рәиси, үз чиратында, Татарстанга 2018 елда килә, ә 2021 елда президент сайлауларында ышанычлы җиңү яулый.
Рөстәм Миңнеханов белән чираттагы очрашу 2024 елның февралендә булды. Ул вакытта Иран лидеры быел Казан кабул итәчәк БРИКС чараларында катнашу өчен Татарстанга кабат килергә ният белдерде.
«Кызганыч, авиаһәлакәттә һәлак булуы бу планнарны юк итте. Бик кызганыч. Сәйед Ибраһим Рәиси Татарстанның зур дусты иде. Аллаһы Тәгалә Иран халкына игелек күрсәтсен һәм югалтуны түземлек белән кичерергә ярдәм итсен», – дип нәтиҗә ясады блогер.
Искәртик, Ибраһим Рәиси 19 майда вертолет һәлакәтендә һәлак булды. Аның белән бергә бортта илнең Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы Хөсәен Әмир Абдуллахиан, Тәбриз шәһәре имамы Мөхәммәд Али әл-Хашем, Көнчыгыш Азәрбайҗан провинциясе башлыгы Малек Рахмати, экипаж әгъзалары һәм бер сакчы була. Иранның Кызыл ярым ай җәмгыяте мәгълүматлары буенча, берәү дә исән калмаган.