Сайлаулар уздырылганчы Иран Президенты вазифаларын Мөхәммәд Мохбер башкарачак
Яңа сайлауларга кадәр Иран Президенты вазифаларын илнең беренче вице-президенты Мөхәммәд Мохбер башкарачак. Бу хакта Конституция сакчылары советы вәкиле Хади Тахан Назиф белдергән, дип хәбәр итә Иран IRIB дәүләт телеканалы.
Иран Ислам Республикасы Конституциясенең 131 маддәсе буенча Президент үлгән (шулай ук эштән азат ителгән, отставкага киткән, ике айдан артык булмаган яки авырган) очракта аның бурычларын ил җитәкчелеге хуплавы белән беренче вице-президент үти башлый.
Шул ук вакытта 50 көн эчендә Мәҗлес (парламент) башлыгы, суд хакимияте җитәкчесе һәм беренче вице-президенттан торган совет Президент сайлаулары үткәрүне оештырырга тиеш, дип искәртә Назиф.
Мөхәммәд Мохбер 2021 елдан Иранның беренче вице-президенты вазифасын башкара. Аңа кадәр, 2007 елдан, ул Иранның элеккеге рухи лидеры аяталлах Рухолла Хомейни боерыкларын үтәү буенча штаб җитәкчесе була. Илнең Югары җитәкчесе Али Хаманеига турыдан-туры буйсынучы бу оешма 1979 елгы Ислам инкыйлабыннан соң ташландык килеш калган милек белән идарә итү өчен җаваплы. Бу штабны 1989 елда аяталлах Хомейни үзе булдырырга куша.
Upd (9.43): Азәрбайҗаннан сәфәрдән кайтып килүче Иран Ислам Республикасы Президенты Ибраһим Рәиси кичә, 19 майда вертолет һәлакәтендә һәлак булды. Аның белән бергә һава судносы бортында Иран Ислам Республикасы тышкы эшләр министры Хөсәен Әмир Абдуллахиан, Тәбриз шәһәре имамы Мөхәммәд Али әл-Хашем, Иранның Көнчыгыш Азәрбайҗан провинциясе башлыгы Малек Рахмати, экипаж әгъзалары һәм бер сакчы була.
Һәлак булганнарның мәетләрен Тәбризгә җибәргәннәр. Иран хөкүмәте «зур кодрәтле Аллаһ һәм бөек халык ярдәме белән» ил белән идарә итүдә «бернинди дә өзеклекләр булмаячак», дигән белдерү белән чыгыш ясады.
Танылган Татарстан блогеры, Bikbov.guru телеграм-каналы авторы Альберт Бикбов Иран Президентының һәлак булуые шәрехләп, аны Татарстан өчен зур югалту дип атады.