Башкортстанның Мәчетле районында «Без синең белән бер елганың ике яры» дигән бәйрәм узды
15 майда Башкортстанның Мәчетле районы Олы Ака клубында «Без синең белән бер елганың ике яры!» дип аталган Халыкара гаилә көненә багышланган чара узды. Бу турыда Башкортстан татарлары конгрессы социаль челтәрәге сәхифәсендә хәбәр итте.
Чара Зифа Нагаеваның «Бөртекләп җыелган бәхет» җыры белән башланды. Аннары кунаклар гаиләнең гореф-гадәтләре һәм гаилә кыйммәтләре, яраткан шөгыльләре, тормышның иң кызыклы мизгелләре турында сөйләде.
«Чара концерт номерлары белән үрелеп барды. Кунаклар үзләре дә конкурсларда һәм уеннарда бик теләп катнаштылар. Тематик программа күңелле, дәртле узды һәм бергә «Аерылмагыз» җыры җырланды. Катнашучылар чәй эчү арада бер-берсе белән аралаштылар, атмосфера бик дус, җылы һәм уңайлы иде. Гаилә парлары үз балаларының тормышыннан кызыклы вакыйгаларын искә төшерделәр», диелә хәбәрдә.