Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Май
2024

Марсель Әхмәдуллин хакимият дәрәҗәсендәге азан институты булмавын әйтте

0
Марсель Әхмәдуллин хакимият дәрәҗәсендәге азан институты булмавын әйтте

«Рухи моң» иҗат берләшмәсе җитәкчесе, алып баручы Марсель Әхмәдуллин бүгенге көндә Россиядә хакимият дәрәҗәсендәге азан институты булмавын әйтте. Аның әйтүенчә, мәдрәсәләребездә азан дәресләре дә, тиешле методика да каралмаган. Бу фикерен ул «Милли тормыш һәм дин» XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы кысаларында «Дин, иман, моң, мәкам. Татар рухи мирасында гыйбадәт һәм халык иҗаты» фикер алышу мәйданчыгында сөйләде.

«Шушы мәсьәләләрне хәл итү өчен, Марсель Вәгыйзов белән «Рухи моң» дип исемләнгән иҗат берләшмәсе һәм аның канаты астында «Татар азаны мәктәбе» төзелде. Әлегә бер төркем энтузиастлар көче белән генә яши. Азан турындагы фәнни мәгълүматны музыка, вокал сәнгате, тәҗвид фәне һәм педагогика белән бәйләп, азанның тәҗвиден, мәкамен үзләштерү буенча, профессиональ тавыш барлыкка китерү серләрен ача торган методика булдырылды», - дип аңлатты ул.

Марсель Әхмәдуллин әлеге методика буенча укыту юнәлешендә Татарстан төбәкләрендә эш җәелдерергә торуларын игълан итте.

«Әлеге методика балалар, олылар һәм мәчеттә азан әйтү өчен җаваплы кешеләр өчен ике-өч атналык онлайн һәм офлайн укытуны күз уңында тота. Дәресләрдә укучылар интенсив рәвештә тәҗвид кагыйдәләрен үзләштерә, мәкам төзергә өйрәнәләр. Остазлар профессиональ вокаль методикалар ярдәмендә аларның тавышларын ачуга һәм ягымлы аваз чыгаруга ирешә. Бу тәҗрибәне без татарлар яши торган барлык төбәкләргә дә таратырга кирәк дип саныйбыз», - ди ул.

Ул эшчәнлек белән дә таныштырып үтте. «Татар азаны мәктәбе» остазлары билгеле бер төбәкнең мәркәзендә азанны дөрес һәм матур итеп әйтергә өйрәнергә теләгән кешеләр, балалар, мәчет мөәззиннәре белән очраша һәм алар белән көн дәвамында эшли. Алар белән алга таба өйрәтү эше дистанцион форматта интернет ярдәмендә оештырыла. Ике-өч атна дәвамында онлайн шөгыльләнгәннән соң, бу төбәктә сәнгать әһелләре катнашында азан әйтү бәйгесенең финалы дини концерт рәвешендә зур бәйрәм итеп оештырыла», - дип аңлатты Марсель Әхмәдуллин.

«Бәйрәм төбәк татарларына эчтәлекле дини программа күрсәтеп, азан һәм азанчының дәрәҗәсен күтәреп, җиңүчеләргә бүләкләр һәм азан әйтү буенча таныклыклар биреп оештырыла. Мондый чараларны Татарстанның берничә районында уңышлы эшләдек. Бу чараларны иганәчеләр ярдәме белән генә башкарып була. Без, «Рухи моң» иҗат берләшмәсе һәм «Татар азаны мәктәбе» вәкилләре мондый укыту чараларын Россия төбәкләрендә дә оештырырга, азан сәнгате белән бергә татарның рухи сәнгатен дә пропагандалау эшендә катнашырга чакырып калабыз», - дип йомгаклады ул.

  • Әлеге чараның максаты – рухи мирасыбыз ядкәрләрен (мөнәҗәт, бәет, зикерләр, көйләп китап уку, татар мәкаме белән Коръән укуны) милли хәзинәбезнең аерылгысыз өлеше буларак саклау, өйрәнү, киләчәк буыннарга тапшыру, дөньякүләм таныту һәм аларны милли традицияләрдә башкаручы профессионаллар үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышу.





Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин: Около обновленных поликлиник создано более 600 зон отдыха


Спорт в России и мире
Москва

Источник 360.ru: птенцов придавило тренажером во дворе дома в Москве


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Ролан Гаррос

Теннисистка из Пятигорска вышла в четвёртый круг турнира Большого шлема


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Жителям Подмосковья рассказали о лесопожарной обстановке в регионе на 1–3 июня





Путин в России и мире
Москва

Лучшие фото за май // Запоминающиеся кадры месяца


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Зеленский: после «заморозки» конфликт опять вспыхнет


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Баста

Баста: товарищеский матч ФК Ростов - СКА могут провести осенью 2024 года



Москва

Роснефть вложила 225 млрд руб. в проекты по использованию ПНГ за 10 лет

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net