Әсгать Сәфәров: Бүгенге заман бөтен медиа җәмәгатьчелегенә аерым бер җаваплылык йөкли
Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе, "Татмедиа" АҖ Директорлар советы рәисе Әсгать Сәфәров массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен Татарстан Матбугат көне белән котлый.
Журналистика тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннарын Татарстан Республикасы Матбугат көне белән тәбриклим. Бүгенге заман бөтен медиа җәмәгатьчелегенә аерым бер җаваплылык йөкли", - ди Әсгать Сәфәров.
Ул журналистларның үткер сүзе һәм принципиаль позициясе кешеләргә бертуктаусыз мәгълүмат агышында югалмаска ярдәм иткәнен билгеләп узган.
"Югары осталык, һөнәри традицияләргә тугрылык, яраткан республика язмышына һәм хезмәткә битараф булмаган мөнәсәбәт киләчәктә дә Татарстанның журналистлар корпусы эшендә төп сыйфатлар булачагына ышанам. Барыгызга да энтузиазм һәм иҗади уңышлар, сәламәтлек һәм иминлек телим", - диелә тәбрик хатында.