Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Май
2024

Теләче районында педагогия хезмәткәрләре милли мәгариф турында фикер алышкан

0
Теләче районында педагогия хезмәткәрләре милли мәгариф турында фикер алышкан

Теләче районында Татарстан Республикасы педагогия хезмәткәрләренең киңәшмәсенең милли мәгариф секциясе утырышы булган. Ул «Күп мәдәниятле мохиттә туган телләр: укыту һәм тәрбия бирүдә заманча стратегия һәм технологияләр» темасына багышланган.

«Кунаклар эшчәнлекне Теләче урта мәктәбеннән башлады. Бу көнне мәктәп биләмәсе Сабантуй кебек кайнап торды. Бер урында милли киемнәрдән кызлар, малайлар Сабантуй күренешләрен күрсәтте. Кемдер йомырка кабып йөгерде, капчык киеп сикерде, бил алыштылар. Танылган аш-су остасы, якташыбыз Юныс Әхмәтҗанов багышлап махсус проект эшләнде – милли ризыклардан өстәлләр сыгылып тора иде. Теләче урта мәктәбе укучылары технология дәресендә үзләре уйлап тапкан эш җайланмалары, токмач кисү һәм башка тормыш өчен кирәкле җиһазлар белән таныштырды», - диде «Татар-информ»га «Теләче информ» мәгълүмат үзәге хәбәрчесе Эльмира Котдусова.

Аның әйтүенчә, Теләче урта мәктәбе укучылары мәгариф хезмәткәрләренә махсус хәрби операциядә катнашкан якташларына ярдәм итүләре турында сөйләгән. «Кече яшьтән укучыларга милли тәрбия, белем бирелгәнлеге ачык күренде. Теләче районының эш тәҗрибәсен, методик мәйданчыкларын күреп, мөгаллимнәр үзләрендә дә кулланырга исәп тотып, дәфтәрләренә теркәп барды. Аннары кунаклар Теләче урта мәктәбендә укучылар, мөгаллимнәр белән аралашты. Укучыларның җыр, биюгә, спортка булган сәләтләрен дә күрделәр», - диде ул.

«Татар теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе бүлекчәләре җитәкчеләре фикер алышты. Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең милли мәгариф өчен җаваплы методистлары «Киләчәк» яшьләр үзәгендәге педагогларның эшчәнлеге белән танышып, мастер-классларда катнашты. «Техник иҗат» уеннарны программалаштыру, роботлар җыю, видеостудия, сынлы сәнгать дәресләрендә кызларның матур мендәр тегүләре бары соклану гына уятты», - диде «Теләче информ» хәбәрчесе.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Илгиз Халиков мәгариф системасында эшләүчеләргә рәхмәт сүзләрен әйткән. Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты Рәсимә Шәмсетдинова белем бирү процессының аерылгысыз өлеше буларак өй эшләре хакында сөйләгән.

Республиканың мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч белем кафедрасы доценты Зөлфирә Җамалетдинова яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартлары һәм федераль белем бирү программалары нигезендә дәрестән тыш эшчәнлек оештыруның үзенчәлекләре белән таныштырган. Теләчедә мәгариф бүлегенең милли мәгариф өчен җаваплы методисты Гөлфинә Сәхәбиева милли мәгариф юнәлешендә гамәлгә ашырыла торган нәтиҗәле заманча проектлар белән чыгыш ясаган.

«Очрашу вакытында милли мәгарифне үстерү буенча актуаль булган темаларны уртага салып сөйләштеләр. Соңыннан, районда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика киңәшмәсе булды. Мәгариф хезмәткәрләренең көне буе дәвам иткән традицион киңәшмәсе район мәдәният йортында пленар утырыш белән тәмамланды. Ул «Күп мәдәниятле мохиттә туган телләр: укыту һәм тәрбия бирүдә заманча стратегия һәм технологияләр» исеме белән үтте», - диде Эльмира Котдусова.

Пленар утырышта Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов катнашкан. «Минзәлия Закирова Теләче районында мәгариф эшчәнлеген уңай бәяләде, киңәшләрен әйтте. Чара хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшыру белән төгәлләнде», - диде ул.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин посетил фестиваль "Москва – на волне. Рыбная неделя"


Спорт в России и мире
Москва

Пассажир остановившегося в тоннеле метро поезда рассказал о происходившем в вагоне


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Андрей Рублёв

Итальянская забастовка: Рублёв, Котов и Самсонова вылетели с «Ролан Гаррос», Потапова обыграла Ван Синьюй


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Портал «Малый бизнес Москвы» насчитывает более 200 тыс пользователей





Путин в России и мире
Москва

Лучшие фото за май // Запоминающиеся кадры месяца


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Путин и Лукашенко обсудили по телефону предстоящий саммит ШОС




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

НАТО оказалась не готова к войне с Россией. Тайное соглашение США и Киева: Враг нацелился на Белгород - источники


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Юрий Башмет

В Красноярском крае завершился IV Музыкальный фестиваль под художественным руководством Юрия Башмета



Москва

Рассылка Песни или Музыки на все Радиостанции.

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net