2024 ел башыннан Россиягә ислам илләреннән 1,3 млн турист килгән
2024 елның беренче өч аенда Россиягә Ислам илләреннән 1,3 млн турист килгән. Бу Россиядә гомуми туристлар агымының 62 процентын тәшкил итә. Бу хакта Халыкара туризмны үстерү үзәге директоры Юлия Максутова «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» форумында белдерде.
Спикер өстәп әйткәнчә, туристлар 43 илдән килгән, анда күпчелек гражданнар ислам динен тота яки ул дәүләт дине булып тора, дип яза РИА «Новости».
Агымдагы елның 1 кварталы нәтиҗәләре буенча Россиягә «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» форумында катнашучы 84 илдән барлыгы 1,64 млн чит ил кешесе килгән.
Максутова шулай ук билгеләп үткәнчә, нигездә туристлар Россиягә Берләшкән Гарәп Әмирлегеннән, Төркия һәм Мисырдан килгән.
Тулаем алганда, аның фикеренчә, ислам дөньясы туристлык базарының зур потенциалы бар. 2028 елда мөселман-туристлар 230 млн халыкара сәфәр кылар дип фаразлана. Бу сәяхәтчеләр сәфәрләрендә якынча 225 млрд доллар акча сарыф итәр дип көтелә, дип нәтиҗә ясады эксперт.
«Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 14-19 майда уза, 15 майда төп программа башланды. Барлыгы 12 төрле юнәлеш буенча 125 тематик сессия оештырыла. Форумның программасы белән тулырак халыкара чараның сайтында танышырга мөмкин. Татарстанда KazanForum 2009 елдан бирле ел саен уздырыла. Форум Россия Президенты Владимир Путин карары белән 2023 елдан федераль статус алды.