Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Май
2024

Казан университетының Татар Халык хоры Азәрбайҗанда татарлар белән концерт куйды

0
Казан университетының Татар Халык хоры Азәрбайҗанда татарлар белән концерт куйды

Казан (Идел буе) федераль университетының Татар Халык хоры Азәрбайҗанның Баку шәһәрендә гастрольдә булды. Халыкара, бөтенроссия һәм республикакүләм бәйгеләрдә җиңү яулаган студентлар коллективының «Җыр керсен күңелгә» дип исемләнгән концерты Бакуның Халыкара Мугам үзәгендә (Beynəlxalq Muğam Mərkəzi) оештырылды. Концертның икенче өлешендә җирле татарлар да катнашты.

«Татар халык хорына быел 57 ел була. Коллективта шәһәрнең төрле югары уку йортларыннан студентлар, аспирантлар һәм югары уку йортын тәмамлаучылар җырлый. 1967 елдан башлап Татар халык хоры Татарстан Республикасының күп кенә шәһәр-авылларында концертлар куя. Концерт программасы белән Алма-Ата, Вильнюс, Рига, Улан-Удэ, Владикавказ, Хельсинки, Әстерхан, Уфа, Санкт-Петербург, Самара һәм Йошкар-Ола шәһәрләрендә була. Быел, ниһаять, Бакуга барырга насыйп булды», - диде «Татар-информ»га хорның җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ирнис Рәхимуллин.

Азәрбәйҗан Республикасында Россотрудничество вәкиллеге — Бакуда Россия мәгълүмат-мәдәни үзәген җитәкләүче Ирек Зиннуров Азәрбайҗанның мәдәният министрлыгы һәм Мугам үзәгенә Татар Халык хоры концертын оештыруда рәхмәт әйтте.

«Бу кичә минем өчен күңелемә якын, чөнки Татар Халык хоры - Россиядән, туган ягым - Татарстаннан, өченчедән, Казан федераль университетын мин 2012 елда тәмамладым. Концертта татарлар гына түгел, азәрбайҗан һәм рус халкы да бар. Алар да сезнең чыгышларыгызны яратып кабул итте. Шәхсән миңа концертыгыз бик тә ошады», - диде ул, коллективны котлап.

Ирек Зиннуров (уң якта) Ирнис Рәхимуллинга Рәхмәт хатын тапшыра

Фото: © Илдар Шакиров

Ирек Зиннуров Казан (Идел буе) федераль университетының ректоры Линар Сафинга, Азәрбайҗандагы «Яшьлек» татар яшьләре үзәге җитәкчесе Дияз Әхмәтҗановка, «Яшьлек» ансамбле җитәкчесе Әлфия Әхмәтҗановага һәм Татар халык хорының алыштыргысыз җитәкчесе Ирнис Рәхимуллинга Рәхмәт хатларын тапшырды. Диас Әхмәтҗанов Татарстан Республикасының Азәрбайҗан Республикасындагы даими вәкиллеге рәисе урынбасары Исмаил Акмеев исеменнән Казан федераль университеты җитәкчелегенә Рәхмәт хатын бирде.

Баку шәһәренең Кыз манарасы (Qız Qalası) янында

Фото: Илдар Шакиров

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан федераль университеты доценты, Татар Халык хорының концерт оештыручысы Фәнзилә Җәүһәрова милләттәшләребезне Бакуда сәламләүгә, алар өчен концерт куя алу мөмкинлегенә шат булуын әйтте.

«Татар халкында: «Бәйрәм ашы - кара-каршы», - дигән гыйбарә бар. Үз чиратында, концерттагы тамашачыларны Казанга кунакка чакырдык. Концерт Казан федераль университетының 224 еллыгына да багышланды, чөнки хорга нәкъ менә әлеге уку йортында нигез салынган, аның концертлары 1968 елдан бирле университетның император залында уза. Казан университеты - патша заманыннан бөтен дөньяга галимнәре, фәнни ачышлары, казанышлары, уникаль ядкярләре белән дан казанган, бүгенге көндә дә Россиядә алдынгы белем бирү учагы булган уку йорты», - диде Фәнзилә Җәүһәрова.

Фото: © Илдар Шакиров

Фәнзилә Җәүһәрова чыгыш ясый, сул якта – Илдар Кыямов

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, концертның алып баручысы Илдар Кыямов Татар халык хорының һәвәскәр коллектив булуын әйтте. «Шуңа да карамастан, безнең артистлар татар җырына, милли моңнарыбызга гашыйк һәм тугры. Кая гына барсалар да, үзләре белән милли моңга мәхәббәт уяталар. Татар теленнән тыш, Татар халык хоры дөнья халыкларының җиде телендә җырлый: инглизчә, французча, азәрбайҗанча, латинча, итальянча, грузинча. Хор халык җырларын, романслар, ансамбльләр, дуэтлар, операдан өзекләр һәм классик юнәлештәге әсәрләр башкара», - диде ул.

Татар халык хоры кызлары

Фото: © Илдар Шакиров

«Һәрберебез кечкенә чакта әти-әниләребезне сөендерергә тырышабыз. Үсеп җиткәч, бөтен хыял да чынга ашып бетми, ә ашса - ул мизгелдә синнән дә бәхетле кеше булмый, чөнки яраткан кешеләреңне бәхетле итә алу - үзе зур бәхет! Хорчыбыз Булат Җәүһәров әти-әнисен бәхетле итү теләге белән генә канәгатьләнмичә, хордаш дусларын, ә иң мөһиме маэстробыз Ирнис абыйны, Венера апаны да олыгайган көннәрендә яшәртә торган гастрольләрдә йөртә, дөнья күрсәтә, татар моңнарын яңгыратырга мөмкинлекләр бирә. Бу чыннан да зур бәхет!» – диде Татар халык хоры солисты Рузилә Исламова.

Татар халык хоры җитәкчесе Ирнис Рәхимуллин коллективның Бакуда беренче тапкыр чыгыш ясавын, концертны җирле халык җылы кабул иткәнен әйтте. «Безнең чыгышлар һәрвакыт яхшы уза, чөнки Татар халык хоры чын күңелдән җырлый, һәр җырның эчтәлеген аңлап, тоеп башкара. Концертта Азәрбайҗан тамашачысына бүләк тә ясадык – «Cücələrim» («Чебиләрем») һәм Мөслим Магомаев репертуарыннан (солист – Зилә Мөбәрәкшина) «Baharlı Yurdum» («Язлы туган ягым») җырын азәрбайҗан телендә җырладык. Безгә карап сокландылар, чыгышларны ошаттылар», - диде ул.

  • Татар халык хорының Азәрбайҗандагы сәфәре турында тулырак репортаж «Интертат.татар» сайтында чыгачак. Казан федераль университетының Татар халык хоры – бөтенсоюз, республика, бөтенроссия һәм халыкара фестивальләр, җыр конкурслары, бәйгеләре лауреаты һәм дипломанты. Казанның иң борынгы студентлар хоры булып санала, аңа 1967 елда Ирнис Рәхимуллин тарафыннан нигез салына. Хорның концертмейстеры – Венера Бакиева. Татар халык хоры татар, рус, инглиз, азәрбайҗан, латин, итальян, француз телләрендә җырлар башкара.

Хорның алыштыргысыз җитәкчесе Ирнис Рәхимуллин һәм концертмейстер Венера Бакиева

Фото: © Зилә Мөбәрәкшина






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин посетил фестиваль "Москва – на волне. Рыбная неделя"


Спорт в России и мире
Москва

Вышел второй подкаст онлайн-лектория «Иннагрика» о возможностях аграрной генетики для молодых исследователей


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Миомир Кецманович

Кецманович отказался от борьбы в игре с Медведевым на "Ролан Гаррос"


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Синоптик рассказал, когда из Москвы уйдёт аномальная жара





Путин в России и мире
Москва

Фетисов пригласил Путина посетить съезд общества охраны природы


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Путин и Лукашенко обсудили по телефону предстоящий саммит ШОС




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

НАТО оказалась не готова к войне с Россией. Тайное соглашение США и Киева: Враг нацелился на Белгород - источники


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Джиган

Джиган о съемках в шоу «Выжить в Дубае»: «Когда голоден, ты автоматически злой»



Москва

Атмосферное давление крепко ударит по мозгам: прогноз на сегодня, завтра и весь июнь

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net