Самара өлкәсенең Гали авылында Сабантуй 1 июньдә була
Самара өлкәсенең Гали авылында 1 июньдә «Сабантуй-2024» традицион татар милли бәйрәме узачак. Бу хакта «Самара тарлары» сайтында хәбәр ителә.
«Хөрмәтле Гали авыл җирлеге халкы һәм кунаклары! Сезне 1 июньдә узачак «Сабантуй-2024» традицион татар милли бәйрәменә чакырабыз. Бәйрәмне ачу тантанасы 11:00 сәгатьтә башланачак», диелә хәбәрдә.
Бәйрәм программасында:
- Татарстан артистлары концерты;
- Үзешчән сәнгать катнашучылары концерты;
- Спорт ярышлары, уеннар һәм аттракционнар;
- Балалар өчен уен мәйданчыклары;
- Бүләкле конкурслар;
- Милли көрәш..
Сабантуй кунаклары һәм катнашучылары өчен сәүдә рәтләре эшләячәк. Анда төрле товарлар, сувенирлар, милли ашлар тәкъдим ителәчәк.