Казан консерваториясе бинасы мәдәни мирас объекты дип танылачак
Казан үзәгендә яңа мәдәни мирас объекты барлыкка киләчәк. Экспертлар шәһәрнең 1914 елда төзелгән 15нче училищесы бинасына шундый статус бирүне нигезле дип саный. Хәзерге вакытта анда Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе урнашкан. Тарихи-мәдәни экспертиза нәтиҗәләре белән Татарстан Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты уртаклашты.
Объект Пушкин урамында урнашкан (№31). Белгечләр фикеренчә, ул тарихи-мәдәни кыйммәткә һәм үзенчәлекләргә ия.
1945 елдан 1968 елга кадәр биредә консерватория, аннары педагогия институтының музыка факультеты булган. 2008-2009 елларда Рахманинов исемендәге залның фасады һәм интерьеры реставрацияләнә, ул 200 урынга исәпләнгән. 2010 елдан бу бинага яңадан Казан консерваториясе кайта.
Объект тарихи кыйммәткә ия, чөнки инкыйлабка кадәрге чорда Россиядә халык мәгарифен, шулай ук Казан губернасында земство карамагындагы халык мәгарифен үстерү тарихын чагылдыра, диелә хәбәрдә.