Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Май
2024

Татарстанның халык артисткасы Раушания Юкачева каберенә таш куелды

0
Татарстанның халык артисткасы Раушания Юкачева каберенә таш куелды

Татарстанның Питрәч районы Күн авылында Раушания Юкачева каберенә таш куелды. Әлеге уңайдан артистны туганнары, хезмәттәшләре, авылдашлары искә алды.

  • Татарстанның халык артисткасы Раушания Юкачева 2022 елның 17 июлендә 63 яшендә вафат булган иде. Ул туган авылы – Питрәч районы Күн авылында җирләнде.

Раушания Юкачеваның кызы Светлана Хаметова таш куярга ярдәм итүчеләргә һәм искә алырга килүчеләргә рәхмәтен белдерде.

«Хөрмәтле Камал театры артистлары, авылдашлар сезгә бик зур рәхмәт, әнине зурлап искә алырга килгәнегез өчен. Мин әнине бик сагынам, юксынам. Камал театрының җитәкчеләренә шундый матур ташны ясатырга финанс яктан ярдәм күрсәткәннәре өчен зур рәхмәтемне җиткерәм. Ташның авторы Дмитрий Кузнецов аны нәкъ без теләгәнчә ясап бирде, рәхмәт», – диде ул.

Күн авылына Раушания Юкачеваның хезмәттәшләре, Камал театры артистлары да кайткан иде, алар үзләренең истәлекләре белән уртаклашты. Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт Раушания Юкачева белән озак еллар бергә уйнавын искә алды.

«Мондый вакыйгалар булырга тиеш, без шулай мәрхүмнәрне искә алырга тиеш. Рәхмәт сезгә, килгәнегез өчен. Без Раушания белән шактый гына бергә уйнадык, ләкин күп кеше безне шушы Күн авылының Акбае һәм Тәмлетамак мәчесе итеп хәтерлидер. Бөтен җирдә яраттылар, бөтен җирдә «Акбай абый, Тәмлетамак апа», – дип каршы алалар иде. Берни эшләп тә булмый, барыбызга да шунда китәсе, Раушаниянең урыны оҗмахта булсын», – диде ул.

Татарстанның халык артисткасы Венера Шакирова Раушания Юкачева белән якын дуслар булуын сөйләде.

«Аның тормыш юлы шулкадәр катлаулы һәм бик бәхетле булды. Ул шундый матур гаиләдә туган, әнисен үзе карап җирләде. Туганнары аны бик яратты, ул искиткеч бала үстерде, кияве белән бик дус булды. Раушания күп кырлы талант иясе генә түгел, чын кеше, безнең өчен чын дус була белде. Без аны йөрәгебездә мәңге сакларбыз, ул – татар халкының ялкынлы, матур ханымы иде, урыны җәннәт түрләрендә булсын», – диде ул.

Искә алу мәрасимен Татарстанның халык артисты Фәнис Җиһанша алып барды. Чарада Татарстанның халык артисткасы Люция Хәмитова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фердинанд Хафизов, Раушания Юкачеваның авылдашлары һәм туганнары катнашты. Күн авылы мәчете имам-хатыйбы мәрхүмә рухына дога кылды.

  • Юка­че­ва Раушания Хөснетдин кызы 1959 ел­ның 18 фев­ра­лен­дә Татарстанның Пит­рәч ра­йо­ны Күн авы­лын­да туа. 1981 ел­да Ка­зан те­атр учи­ли­ще­сын тә­мам­лый һәм Әл­мәт те­ат­ры­нда эшли башлый.
  • 1983 ел­дан — Та­тар ака­де­мия те­ат­рын­да. Ул иҗат ит­кән төр­ле сөй­кем­ле яшь ха­тын-кыз об­раз­ла­ры­на йом­шак­лык, ли­ризм хас. Роль­лә­ре: Зөл­фия — «Зөл­фи­я» (К.Әми­ров); За­ри­ма — «Ки­тәм ин­де» (Р.Хә­мид); На­та­ша — «Һа­ва­лар­да йол­дыз» (М.Горь­кий бу­ен­ча); Гай­ни — «Бә­хет­сез егет» (Г.Ка­мал); Ай­шә — «Без ки­тә­без, сез ка­ла­сыз», Тәм­ле­та­мак — «А­выл эте Ак­бай», Са­җи­дә — «Ди­ләф­рүз­гә дүрт кия­ү» (Т.Миң­нул­лин); Әми­нә — «Ләй­сән ире Хә­сән» (Ю.Са­фиул­лин); Сә­ки­нә — «Ми­рас» (Г.Ка­юм); Фир­дә­вес — «Ка­зан егет­лә­ре», «Та­гын Ка­зан егет­лә­ре», Ру­фия — «Би­чу­ра» (М.Гый­лә­җев); Ма­ша — «Боз ас­тын­да дул­кын» (Ә.-Т.Рах­ман­ку­лов); Ни­на — «Тол ха­ным­да тук­та­лыш» (Э.Ла­биш); Мәр­фу­га — «Са­таш­кан сан­ду­гач» (Р.Зәй­дул­ла); Дри­гам­бәр — «Порт­фель», Та­най — «Җи­рән чи­чән һәм Ка­ра­чәч сы­лу», Бәди – «Гөлҗамал» (Н.Исән­бәт); Са­җи­дә — «Ки­лә ява, ки­лә ява...», «Ява кар­лар, ява кар­лар...» (З.Хә­ким); Сәвия — «Мәхәббәт турында сөйләшик», Җәүһәрова Ландыш – «Суган чәчәге» (И.Зәйниев) һ.б.





Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин открыл пешеходную галерею между станциями метро и МЦД-4 Кутузовская


Спорт в России и мире
Москва

Росгвардейцы обеспечили безопасность во время футбольного матча в Москве


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Даниил Медведев

Медведев высказался об игре Свёнтек


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

1 июня снежного барса можно было увидеть на ВДНХ





Путин в России и мире
Москва

Обсуждается ход реализации в Мордовии проекта по производству преформ для вытяжки оптоволокна


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Прямое авиасообщение открыли между Ульяновском и Минском




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

В Киеве не смогли гарантировать личное присутствие Зеленского на саммите G7


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Metallica

Metallica выложили видео с концерта в Мюнхене, на котором был ливень с грозой



Москва

Глава Одинцовского округа встретился с семьями участников СВО

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net