Казан ашыгыч медицина ярдәме станциясенең ике белгеченә мактаулы исемнәр бирелде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ике медицина хезмәткәренә мактаулы исемнәр бирү турындагы карарларны имзалады. Документлар Татарстан җитәкчесенең рәсми порталында чыкты.
Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясе баш табибы Фәрит Галәветдинов Татарстанның атказанган табибы булды. Ул «халык сәламәтлеген саклау эшендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен» билгеләп үтелде.
Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясе өлкән фельдшеры Флүсә Гыйльфановага «Татарстанның атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре» мактаулы исеме бирелде.