Чиләбедә «Татар гаиләсе-2024» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә
Чиләбе өлкәсендә «Татар гаиләсе-2024» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башлана. Бу хакта Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессының ВКонтакте социаль челтәрләрендәге төркемендә хәбәр итәләр.
Бу гаиләгезне үзенчәлекле итә торган тәҗрибә һәм гаилә традицияләре белән уртаклашу өчен искиткеч мөмкинлек. Әгәр сезнең гаиләгез татар телендә сөйләшүче, милли бәйрәмнәрне билгеләп үтүче, милли ризыклар әзерләүче, татар мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләүче шатлык, күңел ачу һәм үзара аңлашу чыганагы булса, бу конкурс сезнең өчен, диелә хәбәрдә.
Гаризалар кабул итү 2024 елның 31 маена кадәр ачык. Конкурска гаризаны Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессының электрон почтасына юлларга кирәк: congresstatar174@mail.ru