Санкт-Петербургта Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуга багышланган тантаналы чара уза
2024 елның 26 апрелендә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә, Санкт-Петербург үзәгендәге Тукай скверында традицион «Тукай укулары» узачак. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел Габдулла Тукайның тууына 138 ел тула. Тукай – бөек шагыйрь генә түгел, ә бөтен татар халкының тарихы һәм язмышы символы да.
«Тукай укулары» Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге тарафыннан шәһәрнең татар җәмәгатьчелеге белән берлектә үткәрелә. Чарага Санкт-Петербург хакимияте, Санкт-Петербург Милләтләр йорты, татар милли-мәдәни оешмалары вәкилләрен, шагыйрьләрне, иҗат эшлеклеләрен, Хәрби-диңгез институты курсантларын чакыралар.
Аның программасына рәсми затлар, җәмәгатьчелек вәкилләренең чыгышлары, Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу, шагыйрьнең әсәрләрен уку кергән. Төбәк иҗтимагый милли-мәдәни берләшмә вәкилләре исә, күркәм гадәткә кергәнчә, һәйкәлгә чәчәкле кәрзиннәр куячак.
«Теләгән һәркемне татар шигърияте кичәсендә катнашырга чакырабыз. Чара 11.00 сәгатьтә башлана», - диелә хәбәрдә.