Татарстанда +24 градуска кадәр җылытачак һәм көчле җил көтелә
Пәнҗешәмбе, 18 апрельдә, Татарстанда көчле җил һәм яңгыр көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төнлә һәм көндез җил көньяк-көнбатыштан исә, аның тизлеге секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин.
Төнлә һава температурасы +11..+16 градус, көндез +14..+19 градус фаразлана. Республиканың көньягында һәм көнчыгышында һава температурасы +24 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.