Түбән Камада Җиңү парадына әзерләнәләр
Түбән Камада Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган парадка әзерлек башланды. Тренировкалардан алынган кыска видеоны шәһәр башкарма комитетының матбугат хезмәте бастырды. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәридә Зарипова яза.
Видеода күренгәнчә, Татарстан кадет корпусы һәм Түбән Каманың башка уку йортлары тәрбияләнүчеләре сафта йөрү әзерлеге элементларын үзләштерә. Ә инде 9 майда шул ук егетләр шәһәрнең Җиңү парадында катнашачак.