Сабада халык артисты Вадим Захаров исемендәге фестиваль булды
Сабаның Шәмәрдән бистәсендәге «Үсеш» лицеенда җырчы, вокалистлар арасында Татарстанның халык артисты Вадим Захаров исемендәге фестиваль узды. Анда район мәктәпләре укучылары һәм укытучылары катнашты. Бу хакта https://saba-rt.ru/ сайтында хәбәр ителә.
Алар бәйге шартлары буенча артист репертуарындагы популяр җырларны башкарды. Жюрида Вадим Захаров үзе дә утырды. Янәшәсендә укытучы, остазы - Россиянең, Татарстанның халык артисты Винера Ганиева да бар иде.
Һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде. Лаеклы бәясен алды. Иң мөһиме җырны үз иткән, яраткан яшьләр үсә, - диделәр оештыручылар.
Фото: © Раилә Галәвина/ https://saba-rt.ru/