Бакчачылык ширкәтләрендә участок хуҗалары социаль газлаштыру программасына керә алачак
Коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләрендә участок хуҗалары социаль газлаштыру программасына кушыла алачак. Аны киңәйтү турында карарны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.
Шулай итеп, коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте (СНТ) газлаштырылган торак пунктлар чикләрендә урнашкан булса, гражданнар җирләре чикләренә газ челтәрләре бушлай үткәреләчәк. Газ үткәрергә теләүчеләрнең йорт хуҗалыгы һәм җир участогы өчен документлары булырга тиеш. Гаризаны милекче үзе дә, ширкәт рәисе дә бирә ала.
«Газлаштырып бетерү турында карар бакчачылык ширкәтләре әгъзаларының гомуми җыелышында кабул ителергә, ә аның протоколы тоташтыру турында гариза янына беркетелергә тиеш», – диелә аңлатма язуында.
Искәртик, бакчачылык ширкәтләрендә участок хуҗаларына программаны киңәйтергә элегрәк Россия Президенты Владимир Путин йөкләгән иде.
Моннан тыш, «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, апрель башында Хөкүмәт бакчачылык ширкәтләре халкын энергия белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыруны җиңеләйтте.