Шамил Агиев: Без түләү системаларына юнәлдерелгән санкцияләргә әзер булып чыкмадык
Хәзерге вакытта Россиягә карата гамәлдә булган санкцияләргә без бөтенләй әзер булып чыкмадык, биредә Кытай һәм Төркиянең түләү системалары хакында сүз бара. Татарстан сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев «Татарстан Республикасы сәнәгате өчен өзлексез тәэмин итүләр системасында мультимодаль логистика. Сынаулар. Карарлар» дип аталган түгәрәк өстәлдә шулай дип белдерде.
«Америка компанияләре Россия белән исәп-хисап ясый торган банклар белән тыгыз эшли башлады һәм хәзер безнең күп кенә кулланучылар авыр хәлдә калды. Моңа әзер булып тору өчен төрле схемалар кирәк», - дип белдерде Агиев.
Ул күп кенә җитештерүчеләрнең хәлнең бөтен катлаулылыгын әле хәтта аңлап та бетермәвен билгеләп үтте. Бу бигрәк тә микроэлектроникага кагыла.
Үз чиратында, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының транспорт белән идарә итү башлыгы Марат Хисаметдинов әйтүенчә, республикада йөк җибәрүчеләр, йөк кабул итүчеләр һәм транспорт предприятиеләре арасында проблемалар күзәтелә.
«Тимер юл эшчәнлегенә бәйле күп кенә мәсьәләләр туа. 2023 елда транспортның әлеге төре белән контейнерлар кулланып йөк ташу 40 процентка диярлек артты. Бу йөкне шул рәвешле ташуга ихтыяҗ зур булуын күрсәтә», - дип өстәде ул.
Тулаем алганда, түгәрәк өстәлдә катнашучылар контейнерлар кулланып йөк ташу бизнесы өчен карарлар, логистика инфраструктурасының үсеш перспективалары, шулай ук логистик чылбырлар булдырганда чыгымнарны киметүгә йогынты ясаучы һәм Татарстанда товар китерүдә тоткарлыкка юл куймауга юнәлдерелгән факторлар хакында фикер алышты.