Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Апрель
2024

Казанда тәрбиячеләр һәм укытучылар өчен «Туган тел фестивале — 2024» узды

0

Бүген Казанның «Бала-Сити» халыкара мультилингваль мәктәбендә татар телендә белем бирүче тәрбиячеләр һәм укытучылар ѳчен «Туган тел фестивале — 2024» узды.

ТР Дәүләт Советы депутаты, «Бала Сити» полилингваль мәктәпләр һәм балалар бакчалары челтәре директоры Альбина Насыйрова фестивальнең дүртенче тапкыр үткәрелүен искәртте. «Безнең фестивальнең төп максаты сәләтле тәрбиячеләрне, укытучыларны берләштерү. Аларның елга бер тапкыр килеп, үз фикерләрен җиткерүе һәм күрешүе – үзе бер бәхет. Фестивальдә катнашучылар саны һәм чыгыш ясарга теләүче, инициативалы татар теле укытучылары саны арту әлеге чараның кирәклеге турында сөйли. Авыл, район, шәһәр укытучыларының максаты бер – татар теле дәресләрен эффектив, кызыклы һәм креатив итеп оештыру», – диде ул.

Альбина Насыйрова фестивальда күбесенчә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телендә белем бирүче тәрбиячеләр һәм башлангыч сыйныф укытучылары катнашуын әйтте. «Нигез балалар бакчасыннан салына. Балалар бакчаларында тел дәресләрен никадәр нәтиҗәлерәк, яхшырак үткәрәбез һәм балаларның тел сәләтен үстерәбез икән, балаларның туган телне белүенә шул кадәр зуррак өлеш кертеп калдырачакбыз», – ди ул.

Фестиваль Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән оештырыла.

«Туган тел фестивале» – үзенчәлекле проектларыбызның берсе. Әлеге фестивальдә милли җылылык хөкем сөрә. Бирегә катнашучылар рәсми рәвештә кушылганга түгел, ә күңеле кушканга, яңалык, үтемлерәк чаралар эзләп киләләр. Татар җанлы, яңалык, тәҗрибә эзләүче укытучылар бар икән, димәк, безнең телебезнең киләчәге бар. Халкыбызга, милләтебез киләчәгенә, сайлаган һөнәрләренә битараф булмаган укытучы-тәрбиячеләрнең булуы мине бик сөендерә», – диде ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов.

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова алдынгы тәҗрибә белән уртаклашу мәйданчыкларының укытучыларның һәм тәрбиячеләрнең эшчәнлегендә кирәклеген ассызыклады.

«Республикабызның балалар бакчаларында 201 меңнән артык бала тәрбияләнә. Һәр балалар бакчасында тәрбиячеләр балаларны татар һәм рус телендә камил сөйләшергә өйрәтәләр. Бүгенге кебек фестивальләр, семинарлар безнең тәрбиячеләребез өчен бик кирәк. Биредә алар үзләренең алдынгы тәҗрибәләре белән уртаклашалар. Нәрсәдер уйлап тапкач, кемгәдер аны күрсәтәсе килә, менә шушы мәйданчыкта алар, үзләренең алдынгы тәҗрибәсен күрсәтеп һәм башкаларның да тәҗрибәсен карап, алга таба үсеш табалар», – диде ул.

Фестивальдә төрле остаханәләр күрсәтелде, татар телен укыту процессында кулланып була торган программалар һәм ясалма фәһем буенча чыгышлар тәкъдим ителде.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net