Бөтендөнья татар яшьләре форумы Апанай мәчете мәдрәсәсендә ифтар уздырды
26 март көнне Бөтендөнья татар яшьләре форумы Апанай мәчете мәдрәсәсендә ифтар уздырды.Чара кысаларында татар яшьләре үзләренең проектлары турында сөйләде һәм нәтиҗәләре белән уртаклашты.
Проектлар презентациясеннән соң гаилә коруга багышланган панель дискуссия оештырылды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Кызыклы һәм файдалы аралашулардан соң мәдрәсәдә ифтар мәҗлесе узды. Авыз ачканнан соң да күп кенә фикер алышулар булды.