Евгений Варакин Лисичанскины алга таба торгызу планнары турында фикер алышты
Татарстан Республикасы вице-премьеры Евгений Варакин Лисичанск торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе башлыгы Александр Сосновский белән күчмә киңәшмә үткәрде. Шеф-регион кураторы 2024 елда комплекслы төзекләндерү үткәрү өчен исемлеккә кертү планлаштырылган күп фатирлы йортларны карап чыкты.
Сосновский Варакинга һәр күпкатлы йортның торышы, аларны ремонтлау турында карар кабул ителгән очракта хәл итәргә кирәк булачак проблемалар турында җентекләп сөйләде.
Фото: © «Татар-информ»
Искәртик, 2023 елда Татарстан Республикасы Лисичанскида 134 күп фатирлы йортны җылыту сезонына әзерләгән иде. Эшләр «Евро-Тех» подряд оешмасы һәм Казан һәм Яшел Үзәннән килгән авария бригадалары көче белән башкарылды.