Рөстәм Миңнеханов Тукай исемендәге дәүләт премиясе комиссиясе составын үзгәртте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе комиссиясе составын үзгәртү турындагы карарны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында чыкты.
«Татарстан Фәннәр академиясе» дәүләт фәнни бюджет учреждениесе президенты Миңнеханов Рифкать Нургали улын кертергә», диелгән текстта.
Комиссия составыннан Мәгъзүм Сәлахов чыгарылган (профессиональ даими нигездә эшләү өчен Татарстан Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды, ТР Фәннәр академиясе президенты вазифасыннан китте).