Казан 4 мартта яңа температура рекорды куйган
Татарстан башкаласында 4 мартта яңа температура рекорды теркәлгән. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә хәбәр итүләренчә, максималь һава температурасы +4 градус тәшкил иткән.
Шунысы кызык, соңгы тапкыр Казанда март аенда мондый температура 1995 елда теркәлгән булган. Ул чагында термометрның терекөмеш баганасы +3,9 градуска кадәр күтәрелгән.
Искәртеп узабыз, Татарстанда температура фоны Казан буенча күрсәткечләрдән аерыла. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, чәршәмбе, 6 мартта, республиканың кайбер районнарында бераз кар явачак. Көндез һава температурасы -2..-7 градус тәшкил итәчәк.
Татарстанда пәнҗешәмбе, 7 мартта да температурага бәйле вазгыять шундыйрак булачак. Синоптиклар төнлә температура -14..-19 градус, көндез -3..-8 градус булыр дип фаразлый.
8 һәм 9 мартта республикада янә бераз кар явуы көтелә. Һава температурасы төнлә -7..-15 градус, көндез -1..-6 градус тәшкил итәчәк.