Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Ислам хезмәттәшлек оешмасы әгъза илләре илчеләре белән очраша
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Ислам хезмәттәшлек оешмасы әгъза илләре илчеләре белән очраша. ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, очрашу 5 мартта «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме эшчәнлеге кысаларында уза.
Рөстәм Миңнеханов – ул әлеге төркемнең җитәкчесе дә – чара алдыннан Манамада Бәһрәйн короле Хәмәд ибн Иса Әл Хәлифә белән очрашты. Сәфәр тәхеткә утырырга тиешле принцның чакыруы буенча оештырылды.
ТР Рәисенең матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, очрашуда Россия-Бәһрәйн мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстанның Бәһрәйн белән багланышлары хакында фикер алышканнар. Аерым алганда, яклар Татарстанда җитештерелгән хәләл продукцияне корольлеккә җибәрү турында килешкән. Рөстәм Миңнеханов шулай ук Бәһрәйн эшкуарларын KazanForum га һәм күчемсез милек күргәзмәсенә чакырган. Киләчәктә алар үз проектларын ТР территориясендә гамәлгә ашыра алачак.
Искәртеп узабыз, Татарстан Рәисе «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркемен Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча җитәкли.